Паспорт урынына QR-код кулланырга мөмкин булачак

Якын арада Дәүләт хезмәтләре порталында паспорт урынына күрсәтергә мөмкин булган QR-код генерацияләү мөмкинлеге барлыкка киләчәк. Бу хакта «ТАСС» агентлыгы РФ цифрлар министрлыгына сылтама белән яза.

Башлангыч этапта мондый QR-код балигъ булганнар өчен товарлар сатып алганда, яшь чикләүләре булган чаралар һәм эшкә кертү пунктлары, шулай ук посылкалар һәм заказлы хатлар җибәргәндә яки алганда кулланылачак.

Функционалны киңәйтү РФ Хөкүмәте билгеләгән график нигезендә этаплап башкарылачак. Киләчәктә QR-кодны куллану мөмкинлекләрен киңәйтү планлаштырыла. Технологияне Күп функцияле үзәк, элемтә салоннары, шәхси хастаханәләр һәм кунакханәләр өчен җайлаштыру күздә тотыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре