Документ буенча, һәр балага аерым чит ил паспорты булдырылачак. Бу хакта “Ведомости” тиешле документка таянып яза.
Хәзер ата-аналарның чит ил паспортында 14 яшькә кадәрге балалары турында мәгълүматлар урнаштырылган булырга мөмкин. Әмма алардан асылда файдаланылмый. Шул ук вакытта ата-ананың паспортында бала турындагы мәгълүматларның булуы балага чит илгә мөстәкыйль чыгу хокукы бирми. Моның өчен үзенең чит ил паспортына ия булуы таләп ителә.
Думаның гаиләне яклау комитеты башлыгы Нина Останина фикеренчә, ата-аналарның паспортыннан балалары турында мәгълүматларны алу балигъ булмаганнарга чит илгә чыгу мәсьәләләрендә контрольне йомшартуга китеререргә мөмкин.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Гаилә” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез