Газетага язылу

Патша әҗәтен түләргә

Вакыйгалар агышында Россия өчен күңелле фактлар да бар, күңелсезләре дә җитәрлек. Соңгы көннәрдә Европа лидерлары да һәм Кремль җитәкчелеге дә мөнәсәбәтләрне җайга салу турында сигналлар бирде. Путин, мәсәлән, Россия Европа илләре белән мөнәсәбәтләрне торгызырга әзер, дигән хәбәр салды. Көнбатыш башкалалардан да шуңа охшаган сүзләр ишетелә. Бу – Украина белән конфликтның озакламый тукталачагына ышанычлы ишарә.

 

Bank of America аналитиклары Трамп сәясәте нәтиҗәсендә «куыклар нык кабарып, барлык чимал товарларына бәяләр тиздән алтын кебек үк кискен күтәреләчәк», дип фаразлый. Төп табышы чимал сатудан кергән ил өчен монысы начар түгел шикелле. Әмма «Ватаным» хәбәрчесе банкирлар фаразын уртаклашмый. Бәяләр күтәрелсә дә, кыска вакытлы булыр дип уйлый, киресенчә, чимал бәяләре төшәр дип көтә. Алтын исә яңа рекорд куйды: унциясе 4690 доллардан ашып китте. Россия резервларында алтын байтак урын тотканлыктан, саклык малның доллардагы бәясе котырып үсә. Бюджет кытлыгын каплау өчен хөкүмәт тә, Үзәк банк та февраль башына кадәр алтын һәм валюта сатарга җыена. Барысы 192,1 миллиард сумлык резервлар сатуга чыгарылыр дип көтелә.

 

Калган яңалыклар шатлык китерми. Росстат яңа елның беренче 12 көнендә инфляция 1,26 процент тәшкил итүен әйтә. Еллыкка күчергәч, бик зур сан чыга. Гиперинфляция дип әйтерлек. Бәяләр узышын базарда йөргән һәркем күрә. Инфляция тормозга куелмаса, ел ахырына күрсәткече 46 процент тирәсе булачак.

 

Углеводород табышы кискен кими. «Российская газета» бу хакта һәр санда диярлек сөрән сала. Керемнәр соңгы биш елдагы минимумда. Еллык югалту зур түгел, чөнки ел башында әле хәл түзәрлек иде. Ноябрь керемнәре нык саеккан. Ел ахыры югалтулары бу ел башында дәвам итәр дип көтелә.

 

Үзебезгә дә авыр чакта Американың Noble Capital RSD дип аталган инвестиция фонды Россияне патша әҗәтләрен түләтергә дип судка бирде. 109 ел элек сатып алган 25 миллион долларлык облигацияләр өчен 225 миллиард доллардан артык акча сорый. Мәскәү бу бурычны кире кага, әмма Вашингтонда башка кагыйдәләр бит. Патша облигацияләрен сатып алучылар бер бу фонд кына түгел, барысы да акча таләп итә башласа, эш кыенлаша әле монда.                           

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре