Элек күпчелек әби-бабайларның, пенсия яшенә җиткәч, бер генә шөгыле кала иде – оныклар карау. Авылларда өй тулы бала булыр идек, шәһәрдәге туганнар да кайтып урнаша, без дә авылның икенче башыннан әби-бабай җылысын эзләп киләбез. Ә хәзер заманалар үзгәрде: әби – башка, онык – башка. Лаеклы ялга чыккан кешеләрнең күбесе ял итәргә ашыкмый. Кайберсен эшеннән җибәрми торалар, кемнәрдер, үз һөнәрен ташлап, бөтенләй башка эшкә урнаша. «ВТ» журналисты үзгәрүдән курыкмаган кешеләр белән сөйләште.
«Күңел ял итә»
Арча районының Сарай Чокырча авылы мәдәният йорты җитәкчесе Марсель Шәрипов 30 елга якын хокук саклау өлкәсендә эшләгән. Лаеклы ялга чыккач, авылындагы клубка эшкә урнаша.
– Бер уйлап карасаң, хокук саклау белән мәдәният арасы ерак кебек. Әмма күңелемдә булган моң, җырга мәхәббәт үзенекен эшләде. Ялга чыкканымны көтеп кенә тордым да рәхәтләнеп иҗатка чумдым. Үзем пьесалар язам, җырлыйм, баянда уйныйм, – ди ул.
Сарай Чокырча авылындагы клуб 50 урынлы икән. Әмма авылда бәйрәмнәр узганда 100 ләп кеше җыела, ди.
– Хәзер тамашачыны җәлеп итү җиңел түгел. Районга көн саен диярлек артистлар килеп торганда, ничек инде алар безне карап утырсын?! Бөтен авыл халкы районга концертка йөри. Билетларны мең сумга алса ала, әмма башкалардан калышмый, – ди ул. – Күңелдәге моңымны рәхәтләнеп тирә-якка таратам. Бик яратып эшлим. Мәдәният йортында эшләү мине яшь тота.
«Балачак хыялым иде»
Апас районының Борнаш авылында яшәүче Гөлүсә Үтәшеваның 29 ел педагогик стажы бар. Рус теле һәм әдәбияты укытучысы белгечлеге алгач, берничә ел мәктәптә укыта. Аннары балалар бакчасына күчә. Пенсиягә чыкканчы шунда эшли.
– Театр училищесына укырга керергә хыялланган идем. Мәктәптә укыганда җырлап-биеп йөрдем, спектакльләрдә катнаштым. Театр училищесына керер өчен барлык документларымны әзерләп куйдык. Җырчы якташым Фердинанд Сәлахов, сине анда көтәләр, дигән иде. Әни белән Казанга документлар тапшырырга дип киттек. Машинада барганда, әни бер сүз әйтте: «Артистның тормышы юк аның». Шул җитте миңа. Документларымны рус теле һәм әдәбияты бүлегенә тапшырдым, – ди Гөлүсә.
Мәктәпне көмеш медальгә тәмамлаган кызга укырга керү авыр булмый. Рус теленнән бер имтихан тапшыра да студент булып куя.
– Балаларны бик яратсам да, күңел мәдәнияткә тартты. Пенсиягә чыккач, авыл клубына эшкә кердем. Менә монда җаным ял итә. Клубта эшләгәч, кеше белән аралашырга кирәк. Нәкъ мәктәптәге, бакчадагы кебек. Әмма монда сине сүгеп торучы, судка бирү белән янаучы әти-әни юк. Әле алай гынамы, балаларның әби-бабасына кадәр кирәгеңне биреп китә торган заманда яшибез. Ярты сәламәтлегем беткән иде минем. Нинди хөрмәт итү, ди. Тәрбиячегә, укытучыга булган хөрмәт бетте бит инде ул! Укытучы һөнәренең дәрәҗәсе төште. Урамда очраган укучыларымның күбесе исәнләшергә дә оныта. Ә менә әнием эшләгән вакытта бөтенләй башка мөнәсәбәт булган икән. Әле дә аның укучылары безне Оркыя апа кызлары дип танып эндәшә.
Гөлүсә ире белән дүрт кыз үстергән. Оныклар сөяләр. «Бар эшкә дә өлгерәбез. Оныкларны да карашабыз», – ди ул.
«Өйрәнәсең икән ул!»
Бөгелмә шәһәрендә яшәүче Наталья Горбачева да пенсиягә кадәр балалар укыткан. Аннары яңа һөнәр үзләштергән. Ул – хәзер тегүче.
– Мәктәптә 37 ел эшләдем. Шөкер, пенсиям аз түгел. Әмма тегүем дә комачау итми, – ди ул. – Элек тә бераз теккәли идем. Әмма осталыгым булмады. Укырга кергәч, көллияттә безне бик яхшы итеп өйрәттеләр. Тегүнең дә үз серләре бар икән. Барсына да тиз өйрәндем. Бөтен гаиләмә, туганнарыма нәрсә кирәк – шуны тегеп бирәм.
Наталья ханым: «Пенсиягә чыккач, яши генә башладым әле мин. Картаерга вакыт юк», – ди.
– Элек бар гомерем мәктәптә узса, хәзер оныклар да карашам, кул эшләренә дә вакытым кала. Мин пенсиягә чыгуыма алдан әзерләндем. Кайберәүләр, эштән киткәч, кеше үз эченә бикләнә, күңелсезләнә, картая, дигән иде. Шуларны уйладым да яңа һөнәр табарга булдым, – ди ул. – Икенче һөнәр алу бар дөньямны үзгәртте. Мин үземне башка яктан ачтым. Тегү теккәндә күңел ял итә, рәхәт. Тегүнең аерым вакыты юк. Кайчан тексәң дә була. Шуңа күрә дусларыма да вакыт табам, табигатькә дә чыгабыз. Бакчада да эшлим, кышка тәмле ризыклар да яптым. Бер дә картаясым килми. Гомер генә тиз уза. Көннең үткәнен дә сизми калам.
Наталья ханым чигә дә, бәйли дә. Тегү теккәндә дә, бәйләгәндә дә математика ярдәмгә килә, ди. Киемнәрнең сызымнарын сызганда да беренче һөнәр булыша.
– Холкым шундый: моңаерга яратмыйм. Берәүнең дә казаны буш түгел, диләр бит әле. Әмма күңелне төшерергә ярамый. Без шөкер итеп, сөенеп кенә торырлык заманда яшибез. Тормышым көйләнгән инде. Үз җаем белән кул эшләренә утырам, тегүемне тегәм. Машинам гына ватылмасын, – ди ул. – Әле ярый вакытында белем алдым дип сөенәм. Тегүнең нәрсәсе бар инде аның, дияргә дә мөмкиннәр. Белеп эшләсәң, бик яхшы. Эш булып торсын. Иң зур бәхет шул инде!
«Баш миенә эш кирәк»
КАИның техник көллиятендә балаларга физика, электротехника фәннәрен укытучы Әнвәр Фатыйхов гомере буе төрле эшләрдә эшләгән. 1975 елда Мәскәүгә күченеп китә. Озак та үтми аны армиягә алалар. Аннан кайткач, ул заводка наладчик булып эшкә керә. Мәскәү өлкәсендәге Черноголовка шәһәрендә яши башлый. Шуннан соң илдә үзгәртеп кору башлана.
– Мин төзелешкә киттем. 6 подъездлы 9 катлы йорт төзедек. Үземә дә фатир бирделәр. Күп төзедек. Шуннан соң яңадан заводка кайттым. Пенсиягә чыккач, туган як үзенә тартты. Казанда йорт салырга җирем бар иде. Кайттым мин. 4 ел эчендә йорт салып чыктым. Инде тынычлап яшәрмен дигән идем. Тик хәтер югала башлады, – ди Әнвәр Фатыйхов. – Эшкә бару кешене сафка кертә. Шуларны уйладым да, укытучы буласым килде. Мин – КФУның радиофизика-электроника бүлеген тәмамлаган кеше бит. Балалар белән эшләр өчен яңадан укырга кердем, педагогик әзерлек уздым. Аннан соң көллияткә эшкә урнаштым. Студентлар белән эшләү бик ошый миңа. Әле ярый өйдә ятмаганмын, монда килгәнмен, дим.
«Пенсия үзгәртте»
Чаллыда яшәүче Фоат Закиров бик күп еллар урман хуҗалыгында эшли. Гаиләсе белән Чаллыга күченгәч, силикат заводына эшкә керә. Пенсиягә чыккач, бөтенләй башкача яши башлый.
– Мин элек тә агач эшен ярата идем. Әмма аны кирәк чакта гына башкардым. Хәзер менә бөтенләй бу эшкә кереп чумдым. Лаеклы ялда булсам да, акча эшлим әле, – ди ул.
Фоат абый үзенчәлекле эшкә керешкән. Ул агачтан йортларның, мәчетләрнең макетын ясый. Безнең йорты ясап бир әле, дип килүчеләр күп икән.
– Күпләр туган йортларын ясатып ала. Кайберләре сүтелгән инде. Андыйларын фотодан карап ясыйм. Сүтеләселәрен дә истәлеккә дип ясатып алалар. Үземә мәчетләр ясау бик тә ошый. Алары туган көннәргә бүләк итеп тә алалар. Эшсез торганым юк. Заказларым күп әле, – ди ул.
Фоат абый Аксубай районының Яңа Ибрай, Теләче районы Иске Җөри авылы мәчетләрен ясаган. Яшел Үзән районы Кече Шырдан авылындагы Каюм Насыйри мәчетен дә эшләгән. Чаллыдагы «Нур Ихлас» мәчетен ике ай буе ясаган. Туган көненә үзенә «Колшәриф» мәчетен ясап бүләк иткән.
– Агач эшенә тотынгач кына сабырлык килә миңа. Күңелем тынычлана. Ә бит мин – тормышта ут чыгара торган кеше, – ди ул. – Борынгы әйберләр ясарга бигрәк тә яратам. Кешене хәзер искелек белән генә шаккатырып була.
Сүз уңаеннан, быел Татарстанда 4 меңнән артык кешене яңа һөнәргә укытканнар. Бу эш «Демография» илкүләм проекты ярдәме белән башкарыла. Яңа һөнәр алуга 50 яшьтәге һәм аннан өлкәнрәк кешеләр, пенсия алды яшендәгеләр өметләнә ала.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!





Фикер өстәү
Фикерегез