Бу ел башыннан бирле эшләүче пенсионерларның картлык буенча иминият пенсиясе уртача 150 сумга арткан. Хәзер ул 22 мең сум чамасы. Бу – 2025 елдан илдә кабат гамәлгә кергән индексацияләүнең тәүге нәтиҗәләре, дип белдергән белгечләр. Пенсиядә эшләп кем баеган?
2025 елның 1 апреленә алынган мәгълүматларга караганда, илдә эшләүчеләрнең картлык буенча иминият пенсиясенең уртача күләме 22 мең сумга якын тәшкил итә. Бердәм ведомствоара мәгълүмати-статистика системасы (ЕМИСС) шулай дип хәбәр иткән. Сүз гомуми исәпләнгән акча һәм әлеге төр пенсияне алучылар нисбәте турында бара, дип тә ачыклык керткән белгечләр. Чынбарлыкта аның күләме аерылырга да мөмкин, чөнки акча күләме стаж, пенсия баллары кебек күрсәткечләргә бәйле. Мисал өчен, бу ел башында иң зур түләүне Чукоткада (34,5 мең сум) эшләүче пенсионерлар алган.
Ничек кенә булмасын, илдә эшләүче һәм эшләмәүче пенсионерларның айлык акчасы арасында аерма зур әле. Шул ук чыганактан күренгәнчә, 2025 елның 1 апреленә илдә эшләмәүче пенсионерлар уртача 25,8 мең сум акча алган. «Пенсияне индексацияләүгә мараторий кертелгән чорда пенсия яшенә җитеп тә, эшләүне дәвам иттерүчеләрнең айлык акчасы шул ук вакытта лаеклы ялга китүчеләрнекеннән барыбер кимрәк булачак, – дип аңлаткан илнең Президент академиясе белгече Виктор Ляшок. – Бу – алар эшләүдән туктап, пенсиягә киткәнче дәвам итәчәк. Ә лаеклы ялга чыккач, түләү барлык индексацияләүләрне исәпкә алып арттырылачак».
Белгеч сүзләренә караганда, эшләүче һәм эшләмәүче пенсионерларның акчасы арасындагы аерма елга ике тапкыр кыскара: гыйнварда – пенсияләрне индексацияләгәч һәм августта – эшләүче пенсионерларның соңгы унике айда туплаган коэффициентларын теркәп, яңадан исәпләгәннән соң.
Бу урында шунысын да искәртик: бүген хезмәт базарында эшләүче пенсионерларга ихтыяҗ артты. «Hh.ru» эш табарга ярдәм итү хезмәте мәгълүматларына караганда, былтыр 50 яшь һәм аннан да өлкәнрәк хезмәткәрләргә ихтыяҗ ике тапкыр үскән. Шунысы да бар: Татарстанда яшәүче һәр дүртенче кеше эшкә сәләтле яшьтән узган. Бер миллионга якын кеше дигән сүз бу! Ә эшләргә кирәк.
2024–2025 елларда Россиядә картлык буенча пенсия (мең сум)
| Эшләүчеләр | Эшләмәүчеләр | |
| 1 гыйнвар, 2024 | 17,89 | 23,45 |
| 1 апрель, 2024 | 18,23 | 23,43 |
| 1 гыйнвар, 2025 | 21,9 | 25,77 |
| 1 апрель, 2025 | 22,05 | 25,83 |
ЕМИСС мәгълүматлары
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Хезмәт кешесе” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез