Яңа Кенәр авылында яшәүче Рифат Габидуллин турында әллә ниләр язып булыр иде. Узган ел ул «Бер капчык арыш» дигән китап чыгарган. Аны укыштырып чыккач, 80 яшьлек ир ил, Татарстан тарихын язган кебек тоелды. Ниләр генә юк анда: колхозда еллык хезмәт көненә (ким дигәндә 300 хезмәт көне) 60 кило икмәк, алты центнер арыш саламы алулар да, партия җитәкчелегендә «текә күтәрелеш» чорлары да, илдә-җирдә бүген барган сәясәт тә... Вакыйгалар Рифат теле белән гади һәм матур сурәтләнгән.
Сүзем китап турында түгел. Рифат абыйны безгә, тимердән төрле хикмәтләр ясаучы, дип таныштырдылар. Иң әүвәл шуны әйтим: җитәкчелектә төрле вазыйфалар башкарып, пенсиягә чыккач, тимерчелек белән шөгыльләнүчене күргән юк иде әле. Һәрхәлдә андыйлар миңа очрамады. Рифат абый колхоз рәисе, элеватор директоры, машина-трактор паркы мөдире, «Сельхозтехника» бүлекчәсе җитәкчесе, җирле үзидарә башлыгы булып эшләп лаеклы ялга чыккан. Менә шул лаеклы ялга чыгу турында сүз куертып алдык та инде. Кайда гына эшләсә дә, ул җитәкләгән оешмалар гел макталган, әмма, хөкүмәт бүләкләре урынына аңа партия линиясе буенча шелтә бирә барганнар. Ни өчен? Чөнки ул, партия күрсәтмәсеннән читкә тайпылып, һәр эшне үзенчә башкара торган булган. Ягъни, кул астындагылар өчен ничек файдалы – шулай эшләгән.
Элеваторда эшләгәндә моңа җитәкчеләрнең рәсемнәрен куярга кушалар. Әлбәттә инде, иң элек Брежневныкын. Шул вакыт Рифат абый Брежнев урынына Ленин портретын куярга тәкъдим итә. Леонид Ильичның иң куәтле чагы бит бу!
– Ни өчен Ленин рәсемен? – дип сорыйлар.
– Брежнев йә эшеннән китәргә, йә үләргә мөмкин бит. Ә Ленин – мәңгелек, һич югы озын гомерле булыр, – дип әйтә дә сала Рифат абый.
Сүз тирәнгә китә, бу адәм ышанмаслык хәлне КГБга да җиткерәләр. Рифат абыйны партиядән чыгарып җәзага тартмакчы булалар. Әмма «заслуга»ларын исәпкә алып, шелтә бирү белән чикләнәләр.
Колхоз дуңгызларын сатып, дуңгыз караучыларга хезмәт хакын арттырган өчен дә, юллар төзи башлап, чәчүлек мәйданын кыскарткан өчен дә эләгә аңа.
«Кыскасы, минем тугыз шелтәм бар», – дип елмая Рифат абый. Бүген ул – үз иркендә, аңа тегене эшлә, моны эшлә, дип әйтүче юк. Шелтәләр алу урынына халыктан рәхмәт ишетеп яши. Сиксән беренче яше белән барган кешенең тимер белән «җенләнүе» бер уйлаганда сәер дә. Үзе исә бу шөгыльне яшьлеккә кайту дип бәяли. Баксаң, ул хезмәт юлын, әле унбиш яшендә үк авылда тимерче буларак башлап җибәргән.
Гәүдә төз, куллар нык Рифат абыйның, минем бөкрәебрәк, чатанлап атлавымны кызганып карап торды бугай. Өе янында үз куллары белән зур остаханә ясап куйган, көне буе шунда мәш килә. Чардуганнар, комганнар, мәчет манарасына айлар ясый.
Моннан берничә ел элек, Лотфулла Шәфигуллин җитәкче булып эшләгәндә, «Таттелеком» оешмасы егетләре Кушлавычта Тукай нәселе су эчкән чишмә урынында «Мулла коесы» ясаганнар иде. Шул кое бурасының айлы манарасын да Рифат абый эшләгән икән. Бу изге эштә катнашуы белән горурлана ул. Үзе ясаган чардуганнар, комганнар белән дә горурлана. Мин: «Чардуган ясаучылар күп бит хәзер, комганнарны да пластмассадан ансат кына ясыйлар. Көндәшләрең күптер инде?» – дигән идем, бер кыска гына җөмлә белән җавап бирде дә куйды Рифат абый: «Чардуганнарны да, комганнарны, айлы манараларны да сөннәтле кеше ясаса әйбәт», – диде. Бүтән сүз куертасым килмәде. Рифат абыйны заказлар күп булуы да, акча да кызыксындырмый иде. Җитәкчелектә эшләгәндә аның бердәнбер максаты, үзе әйтмешли, халыкны туйганчы ашату, матур яшәтү булган. Бүген дә кешегә файда китерә алуы белән горурлана ул.
«Шөкер, дәрт тә бар, дәрман да бар», – ди. Күптән түгел, улы Ренатка егерме сыер асрарлык «миниферма» төзеп биргән, берүзе.
Ишегалдында берсе өстенә берсе матурлап тезеп-өеп куелган калайларны күргәч, бу егетнең эштән туктарга исәбе юк икән әле, дип уйлап куйдым. Бер эш тә, ягъни тимер дә чыдамый бу Рифат абыйга!
Риман Гыйлемханов
Фото:Илдар Мөхәммәтҗанов
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез