Рәсми булмаган эшкә урнашу кешене пенсиясеннән мәхрүм итәргә мөмкин. Бу хакта «Прайм» агентлыгына Плеханов исемендәге Россия Сәүдә-сәнәгать палатасының «Кеше ресурслары белән идарә итү» РЭУ база кафедрасы доценты Людмила Иванова-Швец сөйләде, дип яза РИА Новости.
Белгеч сүзләренчә, күпчелек киләчәк турында уйларга теләми, соңыннан үзләрен гаеплисе урында, кечкенә пенсия өчен җаваплылыкны дәүләткә аударалар. Шулай ук социаль фондка хезмәт хакыннан 30 мең сум акча күчермәсәк, пенсия аена 300 сумга кимрәк булачагын әйткән ул.
«Әгәр дә кеше 10 һәм аннан да күбрәк ел шулай эшләсә? Йөзләрчә мең сум һәм стаж еллары югалырга мөмкин», - дигән эксперт.
Бу картлык буенча пенсия билгеләү өчен хезмәт стажы һәм/яки индивидуаль пенсия коэффициентлары җитмәүгә китерә. Ул вакытта кеше бары тик социаль пенсия генә алачак һәм әле биш елга соңрак та, дигән Иванова-Швец.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез