Гыйнвар ахырында эшләүче һәм эшләмәүче пенсионерларга 10 нар мең сум акча бирәләр дигән хәбәр таралды. Янәсе, аны бер генә тапкыр бирәчәкләр.
50, 55, 60, 65, 70 ел бергә яшәгән, рәсми рәвештә никахлашкан парларга да 10 нар мең сум акча бирә башлаганнар икән. Интернетта әнә шундый хәбәр йөри. Дөресме бу? Өлкәннәргә акча бирәләрме? Без бу хакта Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге матбугат үзәге җитәкчесе Альбина Никандровадан белештек.
– Бу хәбәр дөрес түгел. Өлкәннәргә бернинди дә өстәмә акча бирелми, – диде ул.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез