Бер яктан артса, икенчесеннән кими, диләрме әле? Бәяләр үскән заманда торак сатып алу мөмкинлекләре артып китмәгәе. Илдә ташламалы ипотека буенча дифференциацияләнгән, ягъни төрле төбәкләрдә төрлечә булган уртача хезмәт хакын исәпкә алган ставка кертмәкчеләр.
Бүген Мәскәүдә яшибезме, Казандамы, әллә Уфадамы – гаилә ипотекасы буенча ставка барыбыз өчен дә бер үк, 6 процент тәшкил итә. Россия Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин июльдә узган чараларның берсендә белдергәнчә, болай гадел түгел.
– Ташламалы ипотека ставкасы төбәкләрдә яшәүчеләрнең керем дәрәҗәсен исәпкә алмый. Ул һәркем өчен дә бер үк. Ә хезмәт хаклары? Керем дәрәҗәсе? – дип белдерде ул.
Әйткән сүз – аткан ук: Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин шушы арада белдергәнчә, Хөкүмәттә ташламалы ипотека буенча аерымлаган ставка кертү мәсьәләсе тикшерелә башлаган. Ул төбәкләрдәге уртача хезмәт хакын, торак бәясен генә түгел, ә гаиләдәге балалар санын да исәпкә алырга мөмкин. Кайбер мәгълүматларга караганда, яңалык бу ел ахырында ук гамәлгә керәчәк.
– Көтеп карыйк, – ди икътисад белгече Илдус Сафиуллин. – Аерым төбәкләрдә гаилә ипотекасы 2 процентка кадәр төшәргә мөмкин дип фаразлана. Булырмы икән? Мәсьәләнең икенче ягы да бар бит әле: банклар 2 процентлы ипотека бирә икән, базар ставкасы белән ике арада булган аерманы (хәзер ул 20 процент тәшкил итә) аларга дәүләт компенсацияләргә тиеш. Ә бу – бюджеттан өстәмә чыгымнар дигән сүз. Гаилә ипотекасын 14 яшькә кадәрге балаларга озайту тәкъдимен дә, бюджет кытлыгы аркасында, вакытлыча кичектерергә мәҗбүр булдылар бит. Тагын шунысы да бар: ялгышмасам, узган ел нәтиҗәләре буенча Татарстан халыкның керем дәрәҗәсе буенча ил күләмендә беренче унлыкка керде. Торак сатып алу мөмкинлеге югары, димәк.
Риелтор Руслан Мусин әйтүенчә, торак базарында хәлләр яхшырганны көтеп утырган арада, алар тагын да катлауланды инде.
– Августтан башлап банклар ташламалы ипотека буенча беренчел кертем күләмен 30 процентка кадәр күтәрде. Мондый шартларда, бүген Казан читендә, әйтик Лаеш районындагы яңа төзелә торган торак комплексында бер бүлмәле студия-фатир сатып алу өчен алдан 1–1,2 миллион сум түләп куярга кирәк. Шәһәр эчендәге фатирлар турында әйтеп тә тормыйм. Шуңа күрә, фатир кирәк икән, булыр әле, дип утыра торган чак түгел. Ә ашыгыч булмаса, сабыр итү хәерлерәк. Чөнки алган бурычны кайтарып бирәсе дә бар, – ди белгеч.
Марат АЙЗАТУЛЛИН, Татарстан Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры:
– Узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда, бу елның беренче яртысында республикада ипотека бирү күләме 59 процентка кимеде. 2024 елның гыйнвар–июнь айларында Татарстанда яшәүчеләр 106 миллиард сумлык 27,6 мең ипотека рәсмиләштерсә, быел 50 миллиард сумлык 11,2 мең ипотека килешүе теркәлгән. Үзебез үк күреп торабыз: ставка бик югары. Шуңа күрә мондый шартларда торак сатып алу кыйммәткә төшә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез