Көзен баклажан, ташкабак, цукини ише яшелчәне күбрәк ашарга кирәк. Повар Валентин Митрофанов “Татар-информ” хәбәрчесенә шул хакта сөйләп үткән.
“Помидорны сарымсак белән кыздырып, прованс үләннәре өстәргә, шуннан, тирән эчле табага яки формага салып, өстенә боҗралап туралган баклажан, цукини тезәргә һәм газ миченә куеп пешерергә мөмкин”, – дип аңлатып үткән ул.
Пешекче шулай ук кәбестә һәм брокколига өстенлек бирергә киңәш иткән.
“Күчәнле кәбестәдән стейк ясарга мөмкин. Моның өчен аны 2 см чамасы калынлыкта белен рәвешендә турыйбыз. Шуннан соң кайнап торган суда 10 минут чамасы пешереп алабыз. Суынгач, тимьян, розмарин һәм сарымсак өстәп, табада кыздырабыз,” – дигән Митрофанов.
Ул шулай ук гөмбә сезоны дәвам итүен искә төшереп, аннан ризотто әзерләргә мөмкин булуын әйткән.
“Гөмбәне суган һәм арборио сортлы дөге белән бергә кыздырабыз. Тимьян, шуннан соң әкренләп кенә тавык, яшелчә яки гөмбә шулпасы өстибез. Су гына өстәргә дә мөмкин. Тоз сипкәч, сүрән утта болгата-болгата, шулпасы куерганчы тотабыз. Әмма шулпаның бөтенесен дә түгел, әз-ззләп кенә салабыз. Әйтик, 100 г шулпа саласың да, куергач, тагын 100 г саласың һәм куерганчы утта тотасың. Ахырда пармезан сыры һәм атланмай өстисең. Атланмай өстәгәч, барысын бергә болгатасың”, – дип киңәш иткән пешекче.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез