Песков сүзләренчә, мондый вакыйга өчен Тышкы эшләр министрлыгыннан тиешле әзерлек кирәк. Февраль ахырына кадәр Россия Президенты Владимир Путин һәм АКШ президенты Дональд Трамп сөйләшүләре узарга мөмкин. Бу хакта дәүләт башлыгының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков белдерде, дип хәбәр итә ТАСС.
"Бәлки булмаска да мөмкин", — дигән ул аңлаешсыз гына. Песков сүзләренчә, мондый вакыйга өчен Тышкы эшләр министрлыгыннан тиешле әзерлек кирәк. Моннан тыш матбугат сәркатибе белдергәнчә, Вашингтон позициясенә карамастан, Путин Украина буенча Россиядән сөйләшүчене билгеләячәк.
Элегрәк АКШ һәм Россия арасында Украина буенча сөйләшүләр булуы турында язган идек.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез