Россия лидерының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков журналистларның сорауларына җавап биргәндә шулай дип белдерде.
"Хәзергә мондый сөйләшү турында сүз бармый", - дип аңлатты Кремль вәкиле, сорауга җавап биреп.
Исегезгә төшерәбез, Fox News Америка телеканалы чыганакларга сылтама белән хәбәр итүенчә, Дональд Трамп белән сөйләшүләрдән соң биш елга беренче тапкыр Путин белән Зеленскийның телефоннан сөйләшүе булырга мөмкин. Әгәр шулай була калса, бу америка лидеры өчен "дипломатик җиңү" булачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез