Песков Путинның Украинадагы конфликтны тыныч хәл итүгә күчү яклы булуын әйтте

Россия Президенты Владимир Путин Украинада кораллы каршылыкны сөйләшүләр юлы белән тәмамлау белән кызыксына һәм бу проблема буенча Кушма Штатлар белән эшне дәвам итүгә исәп тота. Бу хакта Кремльнең рәсми вәкиле Дмитрий Песков ВДТРК корреспонденты Павел Зарубинга белдерде, дип яза «Татар-информ».

«РФ Президенты Владимир Путин, АКШ президенты Дональд Трампкебек үк, бөтен Украина тарихын тыныч җайга салу юнәлешенә чыгару белән кызыксынуын һәм ачыклыгын саклый», – диде Песков (ТАСС цитатасы).

Кремль вәкиле сүзләренчә, Россия ягы «Кушма Штатлар һәм шәхсән президент Трамп бу эштә ярдәм итү өчен көч куячак» дип өметләнә. «Ә алга таба карарбыз, моннан нәрсә килеп чыгар», – дип өстәде ул.

Песков шулай ук билгеләп үткәнчә, Бөекбританиягә сәфәре вакытында Дональд Трампка Россиягә басым ясауны дәвам итү һәм санкцияләрне көчәйтү планнары турында сөйләгән булырга мөмкиннәр, ләкин «бу җайга салуга ярдәм итә торган әйбер түгел», диелә хәбәрдә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре