Песошин Ык аша күпер ачуда: «Меңләгән кешегә - ул яшәү өчен кирәкле артерия»

Бүген Татарстан белән Башкортстан чигендә Урыссу – Октябрьск юлында Ык елгасы аша яңартылган күпер ачылды, ул ике республиканы тоташтыра.

Яңа күпер буйлап символик рәвештә «КАМАЗ» йөк машинасы узды. Ачылу тантанасында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбиров һәм Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин (соңгысы – видеоэлемтә буенча, Ставрополь краеннан) чыгыш ясады, дип яза Татар-информ.

Марат Хөснуллин үз чыгышында ассызыклаганча, автомобиль транспорты, башка транспорт төрләреннән аермалы буларак, ел саен үсеш кичерә. Аның сүзләренчә, шәхси автотранспортны куллану да, йөк автотранспорты белән ташу күләме дә арта. Ул моңа автотранспортның һәркем өчен уңайлы булуы да, юл инфраструктурасын яңартуның югары темпы да ярдәм итүенә игътибар итте.

Шуңа бәйле рәвештә РФ вице-премьеры «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проектында каралган нәтиҗәләргә ирешүне гомуми бурыч дип атады. «Стратегик бурыч – терәк челтәре кысаларында җөйсез логистика тәэмин итү», - дип өстәде Хөснуллин.

«Бүген без ачкан объектлар - гражданнарыбызның тормыш сыйфатын яхшыртуда чираттагы мөһим адым», - дип йомгаклады вице-премьер.

Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, яңгыр булуга карамастан, бүген Ык аша күперне ачу чарасына җыелучыларның күңелләрендә – кояш. Ул Башкортстанда яшәүчеләр исеменнән дәүләт башлыгына һәм хөкүмәткә юл төзелеше темплары һәм күләмнәре өчен рәхмәт белдерде.

«Барыннан да элек, Татарстан Республикасы исеменнән безнең Президентыбызга (Владимир Путинга), илебез Хөкүмәтенә юл инфраструктурасын модернизацияләү буенча масштаблы проектларны гамәлгә ашыруда ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерәсем килә», – диде Татарстан Премьер-министры.

Алексей Песошин сүзләренә караганда, быел Татарстан өчен М12 «Көнчыгыш» автомобиль юлын төзү, М7 «Волга» трассасын реконструкцияләү, күптән түгел Сокуры авылын әйләнеп узу юлларын ачу, шулай ук Алексеевск – Әлмәт түләүле юлы һәм Казан агломерациясе трассалары – Горький шоссесы һәм Вознесенье тракты әһәмиятле проектлар булды.

«Бүген Татарстан һәм Башкортстан республикалары өчен тагын бер бик мөһим объект – Ык елгасы аша яңартылган күпер ачыла. Республикаларның меңләгән кешеләре һәм бизнесы өчен бу кирәкле артерия. Яңа күпер безнең халыкның хәрәкәт иминлеген арттырачак һәм юлдагы вакытны кыскартачак», – дип ассызыклады ул.

ТР Хөкүмәте башлыгы Радий Хәбировка, төзүчеләргә, проектлаучыларга һәм объектта Башкортстан ягыннан эшләүчеләргә аерым рәхмәт белдерде. «Алар ярдәмендә бу күпер яңадан сафка баса һәм кешеләр файдасына хезмәт итә, безнең икътисади һәм дуслык элемтәләребезне ныгыта», – дип нәтиҗә ясады ул.

Башта Ык аша күперне ремонтлау бәясен 2023 елда 1,5 млрд сумга бәяләгәннәр иде. Ул вакытта Татарстан һәм Башкортстан Росавтодорга ремонт эшләрен башкаруга акча бүлеп бирүне сорап мөрәҗәгать итте.

Эшләр «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында алып барылды һәм планлаштырылган сроктан (2026 елның 30 октябре) бер елга иртәрәк тәмамланды. Аның бәясе 975 млн сум тәшкил иткән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре