Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буена Баш идарәсе пилотсыз очкычлар һөҗүм иткән очракта нишләргә икәнен аңлаткан белешмәлекләр чыгарган.
Гадәттән тыш хәлләр ведомствосы хезмәткәрләре дрон һөҗүм иткәннән соң яки аны тапкан очракта җайланмага орынмаска, шундук аннан китәргә киңәш итә. Бинада калган очракта, мөмкинлеккә карап, түбәнге катларга, подвалга яки паркингка төшәргә.
Урамда калганда, кичекмәстән якындагы бинага, җир асты кичүенә яки паркингка кереп яшеренергә. Транспортта барганда, аннан чыгып, кайда да булса яшеренергә.
Пилотсыз очкыч күргән очракта кичекмәстән 112 телефоны аша хәбәр итәргә кирәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез