Газетага язылу

Пилотсыз очкыч күп фатирлы йортка зыян китергән

Волгоградта дрон күп фатирлы йортка эләккән, зыян күрүчеләр юк, дип хәбәр итте губернатор Андрей Бочаров.

«Волгоградның Совет районында Владимир Петровский урамы, 4 йорт адресы буенча урнашкан күпфатирлы йортка БПЛА эләгүе теркәлгән. Аерым фатирларның тәрәзәләре ватылган. Зыян күрүчеләр юк», – дип язган ул Телеграм-каналда.

Бочаров ашыгыч хезмәтләргә зарарлану масштабларын ачыкларга, нәтиҗәләрне бетерергә һәм вакытлыча урнаштыру пунктларын әзерләргә кушты.

Оборона министрлыгы мәгълүматлары буенча, 14 мартта 21.00 дән 15 мартта 07.00 гә кадәр һава һөҗүменнән саклану системасы Россия төбәкләре, шул исәптән Волгоград өлкәсе һәм Мәскәү өстеннән 170 Украина дронын тотып алып юк иткән. Алар арасында – Мәскәүгә очучы 20 аппарат.

/Татар-информ

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре