Пионервожатый Рәмзия апа Мөхетдинова: "Пионериянең бетүенә тешебез-тырнагыбыз белән каршы идек"

Күңелләрдә дә учак яндыра белделәр. Менделеевск районының Бәзәкә авылында яшәүче Рәмзия апа Мөхетдинова пионерияне әнә шулай сагынып искә ала. Элеккеге пионервожатый белән кызыл галстук кадере, тәрбия, яшьләрнең кыйбласы турында сөйләштек.

Пионервожатый булып эшләгәндә авылны сигезгә бүлгән ул. Һәр отряд үз җирлегенә караган эшләрне башкара. Әйтик, сугыш ветераны, ялгыз яшәүче әби-бабайлар бар икән, шуларга булыша. Үз җирлегендәге чишмәне карап тота, зират тирәләрен җыештыра. Фермадагы бозауларны карый. Колхозга бәрәңге алырга, башка эшләрдә ярдәм итә. Моннан тыш, бергәләп тимер ватыклары, макулатура җыялар. Авылда бик күп төп агач һәм куаклар утыртканнар.

Укучы да, укытучы да!

Бәзәкә мәктәбендә укыганда ике ел Чиләбе шәһәрендә дә укып кайткан әле ул.

– Кызык булды ул. Мин 7 нче сыйныфны тәмамлаган идем. Ноябрьдә мине комсомолга алдылар. Абыем Әнвәр Тын океан флотында су асты көймәсендә хезмәт итте. Декабрь аенда кайтты да: «Син русчаны да юньләп белмисең икән бит. Әйдә, Чиләбегә алып барам, русча өйрәнерсең», – диде. Барасы килмәсә дә, абый алып китте. Мине меңләгән бала укыган зур мәктәпкә укырга бирде. Директор билгеләрне карады да: «Декабрь азагында килдең, шуңа күрә сине 5 нче сыйныфка алабыз», – ди. Мин елап ук җибәрдем. Әйбәт кенә укысаң, 7 нче сыйныфка күчерермен, дип юатты.

Әле бит комсомолка Рәмзиягә пионер галстугы да тагып йөрергә туры килә. Ә алъяпкычының эчке ягында – комсомол значогы. Чиләбедә ике ел рус телен өйрәнеп, туган авылына кайта. Мәктәптә 8 нче сыйныфтан укуын дәвам иттерә. Өстәвенә укуны 11 ел итеп үзгәртәләр. Шулай итеп, мәктәпне нибары 20 яшьтә генә тәмамлый. Аннан Алабуга пединститутына укырга керә. Диплом алгач, яшь укытучыны шушы райондагы Иске Юраш авылына укытырга җибәрәләр. Булачак сөйгән яры белән шунда таныша. Өйләнешкәч, ирен армиягә алалар. Рәмзия исә олы яшьтәге әнисен карарга дип (әтисе – сугыш ветераны. Ул 1952 елда ук вафат булган. – Авт.) Бәзәкәгә кайта. Мәктәптә рус һәм татар телләрен, әдәбиятын укыта.

Дуслык булсын!

Бәзәкәдәге легендар пионервожатый Әдия апа Ибраева лаеклы ялга: «Үз урыныма бары Рәмзияне генә калдырам», – дип китә. Үз эшенә беркайчан да тап төшерми Рәмзия. Бөтенсоюз пионер маршында аның пионерлары гел алдынгы урыннарда. Театр түгәрәкләре оештырып, «Сак-Сок» бәетен сәхнәләштереп, республика районнарында спектакль күрсәтәләр. Иҗат кешеләре белән очрашулар уздыра.

Рәмзия апа Мөхетдинова белән тәрбия турында да сүз кузгаттык.

– Пионериянең бетүенә тешебез-тырнагыбыз белән каршы идек. Балаларны туплап йөрттек, идеяләр бирдек. Начар укыганын да үсендерә белдек. Алар үз көченә ышанып, төрле чараларда катнашып, җәмгыятькә файда китерде. Пионерлар самими, һәр сүзгә ышана, әйткәнне тыңлый. Балаларны берләштергән, күңелләрдә дә учак яндыра торган оешма иде ул. Пионерияне юкка чыгару җинаятькә тиң гамәл булды, – ди элеккеге пионервожатый.

Ниһаять, мәктәпкә хезмәт тәрбиясен кире кайтардылар, дип сөенә пенсионер укытучы. Пионериягә алмаш кирәкме? Рәмзия апа бу урында «Татарстан варислары» берлеген мактады. Тик анысы турында да иде дип кенә сөйләргә калды.

– Президент Владимир Путин, балалар оешмасы төзергә кирәк, диде. «Татарстан варислары» файдалы иде. Республика тарихын өйрәндек. Бәйгеләрдә катнаштык. Нишләп шуларны кайтармаска? Патриотик юнәлештә булса, тагын да әйбәтрәк, – ди ул. – Яшьләр урамда велосипедта, матайда чабып, телефоннан аерылмыйча, гомерен заяга үткәрә. Бер-берсе белән аралашмыйлар, тел байлыгы югала. Әдәби китап укымыйлар. Оныкларымнан да әйтәм моны. Безгә кунакка кайткач, чәй эчәләр дә, кулларына телефон тотып, икесе ике почмакка барып утыра. Менә бу очрашумы? Орышып та куям. Ил күләмендә берәр җаен табарга кирәк. Балалар арасындагы дуслыкны дәвам иттерик.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре