Газетага язылу

Питрәч районы хакимияте лицейда укучыларның агулануына бәйле хәлгә ачыклык керткән

Питрәч районы хакимиятендә “Алгоритм” лицеенда укучыларның агулануына бәйле хәлне тәфсилләп сөйләп үткәннәр.

“Татар-информ”га район хакимиятенең матбугат хезмәтеннән хәбәр ителгәнчә, бу хәл кичә – 21 гыйнварда булган. 7 нче сыйныф укучысы мәктәпкә химик уен җыелмасыннан реактив алып килеп, шуны газлы эчемлеккә салган һәм өч сыйныфташына эчәргә тәкъдим иткән.

Зыян күргән укучыларны Балалар республика клиник хастаханәсенә озатканнар. Бүген – 22 гыйнварда балаларны хастаханәдән чыгарганнар. Аларның гомеренә берни дә янамый. Район хакимиятеннән хәбәр ителгәнчә, лицей җитәкчелеге килеп туган хәл буенча тиз генә тиешле чаралар күргән, ата-аналар белән элемтәдә торыла.

“Тиешле хезмәтләр белән берлектә килеп туган хәлнең нечкәлекләре билгеләнә. Бу очрак район җитәкчелегенең даими контрольлегенә тотыла”, – дип хәбәр ителгән хакимияттән. Гадәттән тыш хәлдән соң прокуратура тикшерү башлап җибәргән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре