Газетага язылу

Подъездда кирәк-яракларны саклау дөресме? – Белгеч җавабы

Җәен подъездда йөрерлек түгел. Күршеләр велосипедларын, бала арбаларын тезеп тутыра. Бер фатирда курьер булып эшләүче ир-ат та яши. Аның баскыч култыксасына эләктереп куйган мопеды бөтен баскыч тирәсен алып тора. Аларны подъездда саклау дөресме? Фәимә АБРАРОВА. Казан

Татарстан Дәүләт торак инспекциясе матбугат хезмәте:

– Күпфатирлы йортларда велосипед, самокат, бала арбасы ише шәхси әйберләрне подъездда, баскыч астында саклау беренче карашка бик уңайлы кебек. Әмма болай эшләргә ярамый. Янгынга каршы куркынычсызлык кагыйдәләре нигезендә, эвакуация юллары буш торырга тиеш. Этажлар арасындагы коридорлар, баскыч тирәсендәге һәм лифт алдындагы мәйданчыклар әнә шундый эвакуация юлларына керә. Моннан тыш, подъезддагы велосипед янгын сүндерү краннарына, электр щитларына үтеп керүгә комачауларга мөмкин. Өстәвенә янгын вакытында велосипед, самокатларның пластик детальләре эреп, һавага агулы матдәләр бүлеп чыгара. Фатирдан тыш шәхси әйберләрне моның өчен махсус бүлеп бирелгән мәйданчыкларда сакларга мөмкин. Яңа йортларда, мәсәлән, аерым бүлмәләр бар. Андый саклау урыны юк икән, милек хуҗалары гомуми җыелыш карары нигезендә үзләре шундый урын булдыра ала. Әмма ул законга һәм куркынычсызлык таләпләренә туры килергә тиеш.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре