Поезд ауган урында пассажирларның мәетләрен тапканнар

“Воркута – Новороссийск” №511 поезды ауган урында ике кешенең мәетен тапканнар. Бу хакта “Татар-информ” “Россия тимер юллары” компаниясенең матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза. Моңа кадәр тикшерүчеләр юл читенә төшеп капланган вагонда бер ир-атның мәетен тапкан булган.

“Тагын бер пассажирның кайда икәне билгесез. Аны эзлиләр”, – дип билгеләп үтелгән компаниядә.

Исегезгә төшерәбез: кичә кичен №511 пассажир поездының тугыз вагоны Коми Республикасынындагы Инта станциясенә җитәрәк юл кырыена төшеп ауган. Поездда 195 пассажир һәм 20 тимер юл хезмәткәре булган. Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, 40 кешегә зыян килгән.

“Россия тимер юллары”ннан белдерелгәнчә, һәлак булганнарның туганнары 2 миллион 25 мең сум күләмендә түләү алачак. Моннан тыш компаниядән 2шәр миллион сум биреләчәк. Хастаханәгә озатылучыларга – 1000 сум, зыян күрүчеләрнең калганнарына – 500әр мең сум түләнәчәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре