Газетага язылу

Предприятиеләргә дәүләт гарантияләре программасын ел азагына кадәр озайттылар

Россия Хөкүмәте предприятиеләрнең капитал салулар һәм производство эшчәнлегенә ярдәм итү өчен алына торган кредитлары һәм облигация займнары буенча дәүләт гарантияләре бирү мөмкинлеген ел азагына кадәр озайткан.

Премьер-министр Михаил Мишустин бу җәһәттән карарга кул куйган, дип яза ТАСС. Министрлар Кабинетыннан хәбәр ителгәнчә, дәүләт гарантияләре компанияләрнең 3 елдан 7 елга кадәр алган кредитлары һәм займнары буенча бурычларына кагыла.

Акча агымдагы производство эшчәнлегенә ярдәм итүгә, шулай ук капитал салуларга җибәрелергә мөмкин. Хөкүмәттә билгеләп үтелгәнчә, мондый чара кредиторларга түләмәү куркынычын киметү һәм ил үсеше өчен бик мөһим тармакларга инвестицияләр җәлеп итү мөмкинлеген арттыру өчен кирәк. 2026 елга федераль бюджетта дәүләт гарантияләре бирүгә 296 миллиард сум каралган.

Предприятиеләргә производство эшчәнлегенә ярдәм итү өчен кредитлар буенча дәүләт гарантияләрен бирү механизмы 2017 елдан бирле гамәлдә булып килә. Ул икътисадны тотрыклы үстерү өчен булдырылган. Шуннан бирле программа һәр ел саен озайтыла.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре