Газетага язылу

Профессор инфаркт һәм инсультның кайчан ешрак килеп чыгуын әйтте

Йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан интегүчеләргә иртән йокыдан торганнан соң берничә сәгать хәтәр яный: нәкъ менә шушы чорда инсульт-инфаркт килеп чыгу куркынычы зур. Себер федераль университеты профессоры Константин Крутовский «Газета.ру» хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шулай дип белдергән.

Ул инсульт һәм инфаркт очраклары арасыннан күпчелегенең ни өчен нәкъ менә иртәнге 6 белән көндезге 11.00 сәгать аралыгында килеп чыгуын аңлатып үткән.

Генетик әйтүенчә, организмның иртәнге үзгәрешләргә – йокыдан активлыкка күчүенә бәйле бу. Уяныр алдыннан, организмда стресс гормоны – кортизол нык арта. Шул ук вакытта кан басымы «сикерә», йөрәк тибеше көчәя, организмның энергетик ресурслары эшкә әзерләнә. Сәламәт кеше бу халәтне сизми дә, әмма йөрәге сау булмаганнарда  мондый киеренкелек инфаркт яки инсультка этәргеч бирергә мөмкин.

Крутовский сүзләренә караганда, иртәнге сәгатьләрдә кан тромбларга бирешүчәнрәк була, бу да куркынычны көчәйтә. Моннан тыш төнлә кан тамырлары иркенәеп калса, уянганнан соң нерв системасы һәм гормоннар йогынтысында кысыла.

Белгеч йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан җәфаланучыларга уянганнан соң физик нагрузкалардан качарга киңәш иткән. Организм һичьюгында 30-60 минут активлыкка әзерләнергә  тиеш, дигән ул. Табиб шулай ук йокыдан уянгач ук берничә йотым җылы су эчәргә киңәш иткән.

Профессор 6 дан 11.00 сәгатькә кадәрге вакыт аралыгының «ябалак» – кешеләр өчен бераз соңракка туры килүен билгеләп үткән. Аларның биологик ритмнары «тургайларныкыннан» аерыла чөнки, дигән ул.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре