Профессор мошенникларга акча җибәргән һәм үз-үзенә кул салган

Мәскәүдә 79 яшьлек профессор, икътисад фәннәре докторы, мошенникларга акча җибәргәннән биргәннән соң, үз-үзенә кул салган. Бу хакта "Baza" яза.

Профессор 52 млн сум акчасыннан колак каккан диелә хәбәрдә.

Алдау схемасы болайрак була: аңа аферистлар шалтыратып, хокук саклау органнарыннан булуларын әйтә. Профессорга курьер җибәрәләр, ул аның артыннан 34 млн сум күләмдә акча юллый. Соңрак ике фатирын сатып, тагын 18 млн сум акча күчерә. Ул билгесез кешеләр белән 16 тапкыр очрашкан.

Соңрак исә, алдануын аңлап, ул үз-үзенә кул салган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре