Псориаз кешедән кешегә йога аламы? Табиб-дерматолог киңәшләре

Җир шарында яшәүчеләрнең 3 проценты псориаздан интегә. 2016 елда планета күләмендә 100 миллион кешегә шундый диагноз куелган булган. Әмма белгечләр чынлыкта саннар күпкә артыграк булырга тиеш дип фаразлый. Ник дигәндә, псориаздан интегүчеләрнең күбесе табибка күренми. Бу чир кешедән кешегә йога аламы? Псориаздан тулысынча котылып буламы?

Табиб-дерматолог Мария Богданова белән шул хакта сөйләштек.

Табиб-дерматолог Мария Богданова

Псориаз күбрәк кемнәрдә күзәтелә?

– Әлеге чир белән теләсә кем авырый ала. Ул беркемне дә аямый. Хәзер псориаз яшендә дә, картында да очрый.

Ул ни сәбәпле пәйда була?

– Псориаз – нәселдән күчә торган авыру. Аны HLA гены йөртә. Стресс, ангина, нерв системасы, ашказаны-эчәк авырулары вакытында, организмга D витамины җитмәгәндә дә  псориаз пәйда булырга мөмкин. Псориаз ниндидер тирән җәрәхәтләр, организмга инфекция эләгү, эндокрин системасы эшчәнлеге бозылу аркасында да чыга ала. Теге яки бу даруны чамасыз куллану, исерткеч эчемлекләр белән мавыгу да еш кына шушы чиргә китерә.

Псориаз беренче карашка дерматитны хәтерләтә. Аларны ничек аерырга?

– Дөрестән дә, күпләр псориазны дерматит дип уйлый. Чөнки һәр ике очракта да тәнгә кутырлар чыга. Псориаз еш кына баштан башлана. Ул ак кубалак белән капланган кызыл, куе-кызыл тәңкәләрне хәтерләтә. Тора-бара мондый кубалаклы «утраучык»лар тәннең башка өлешләрендә дә пәйда була. Ул урын кычыта, кызарып тора. Псориазның бик күп төрләре аерыла. Әмма аның тырнак астына чыкканы белән буыннарны зарарлаган төре иң катлаулысы санала.

Бу чирдән интеккән кеше ничек тукланырга тиеш?

– Андый кешегә фолий кислотасына (бавыр, җиләк-җимеш, яшелчә, борчак, әфлисун согы һ.б.), Е витамины белән омега-3 май кислотасына бай булган ризыкларга өстенлек бирергә кирәк. Ә менә псориазны булдырмас өчен, артык майлы ит, диңгез продуктлары, помидор ашау белән мавыкмаска киңәш ителә.

Псориаз дәвалауга бирешәме?

– Псориаз тән тиресенең ялкынсынуыннан гыйбарәт. Ялкынсыну исә вакытында дәваланырга тиеш. Бүген псориазны заманча дәвалау алымнары да, чирне азындырмаучы махсус дару, мазьлар да шактый. Әлеге чирне халык медицинасы ярдәмендә җиңәргә тырышучылар да бар. Күпләр тәндәге кутырлардан канлы үлән булыша дип саный. Чынлыкта аның файдасы юк. Псориаз вакытында кулланылган аерым бер төнәтмәләр бар. Әмма алар табиб белән киңәшләшкәч кенә, дарулар белән беррәттән кулланылырга тиеш.

Күпләр тәненә чыккан кутырларны кешегә күрсәтергә ояла, шул сәбәпле табибка да бармый...

– Бу – зур хата. Бүген Җир шарында яшәүчеләрнең якынча 3 проценты псориаздан интегә. Араларында танылган, билгеле шәхесләр дә шактый. Алар мондый чирдән интегүен яшерми, уңайсызланмый. Шуңа күрә тәнемдә ниндидер ямьcез кутырлар бар, дип төшенкелеккә бирелергә кирәкми. Даими рәвештә табибка күренеп, тиешле дәвасын алып торсаң, чирне азындырмыйча, тәнне азмы-күпме чистартып, псориаз белән дә менә дигән итеп яшәргә мөмкин. Псориаз кебек җитди тән авыруыннан интеккән кешеләрне җәмгыятебез дә кабул итәргә өйрәнсен иде. Тәнендә ямьcез кутыр булган кешегә сәерсенеп карарга кирәкми. Кешеләрне ничек бар, шул килеш кабул итәргә кирәк.

Саклап куй!

Псориаз вакытында халык медицинасы киңәшләре

Йомыркадан битлек. 20 йомырканы 20 минут дәвамында пешереп, чистартырга, агын сарысыннан аерырга кирәк. Аннары шуның сарысын майланган табага салып, 45 минут кыздырырга кирәк. Барлыкка килгән массаны марляга салып сыгып, шуннан чыккан суны көнгә ике тапкыр псориазлы урынга сөртергә кирәк.

Кастор мае. Кастор мае витаминнарга, антиоксидантларга бай. Алар тәннең кутырлы, коры, кычыткан урыннарын рәтли. Кастор маен сөрткәч, 2–3 сәгать тотарга кирәк. Аннары юып төшерәсе.

Балык мае. Ялкынсынуны баса торган иң нәтиҗәле чараларның берсе бу. Шуңа күрә псориаз вакытында да тәнгә көненә өч тапкыр балык мае сөртергә кирәк.

Сода. Псориаз вакытында содадан компресс та булыша. Моның өчен содага боткага әйләнгәнче зәйтүн мае салып болгатырга кирәк. Аннары шул катнашманы тәндәге яралы урынга сөртеп, пленка белән каплап куярга кирәк. Кутыр йомшаганчы тотасы.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре