«Бүгенге көндә «Пушкин картасы» чыгымнар активлыгы буенча Татарстан Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсеннән генә калышып, лидерлар өчлегенә керә», – дип белдерде ВТБ вице-президенты Мәрьям Дәүләтшина.
Татарстан мәдәният министрлыгы мәгълүматлары буенча, 2025 елда ТР мәдәният учреждениеләре «Пушкин картасы» программасы кысаларында 469,3 млн. сумга 974 мең билет саткан.
«Пушкин картасы» буенча Татарстанда 398 оешмада булырга мөмкин. Яшьләр арасында иң күп яратып йөри торганнары – мәдәният сарайлары һәм клуб чаралары, шуннан соң кинотеатрлар, театрлар, музейлар һәм китапханәләр килә.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез