2026 елдан гаилә салым түләве гамәлгә керәчәк. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин Дәүләт демографик һәм гаилә сәясәтен гамәлгә ашыру советы утырышында сөйләде. РИА Новости шул хакта хәбәр итә.
«Киләсе елдан гаилә салым түләве гамәлгә керәчәк, аның ярдәмендә ике һәм аннан да күбрәк бала үскән түбән керемле гаиләләр өчен керем салымы, факт буенча, 6 процентка кадәр кимиячәк», – диде Путин.
Россиядә кертелә торган гаилә салым түләве ике һәм аннан да күбрәк бала (18 һәм 23 яшьтән артмаган) тәрбияләүче аз керемле гаиләләргә түләнгән салымның бер өлешен кире кайтару ул. Бу очракта студент баланың көндезге бүлектә укуы шарт.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез