Путин балтырганга каршы көрәшүне таләп итү турында закон имзалады

Россия Президенты Владимир Путин Россия Федерациясендә җир кишәрлекләре хуҗаларын балтырганга һәм ят үсемлекләрнең башка куркыныч төрләренә каршы көрәшү өчен чаралар күрүне таләп итү турында закон имзалады. Документ хокукый актларны рәсми чыгару сайтында урнаштырылган. Бу хакта РИА Новости яза.

Документ Россия территориясендә ят үсемлекләрнең куркыныч төрләре, шул исәптән Сосновский балтырганы контрольсез таралуны булдырмау максатыннан кабул ителгән. Куркыныч үсемлекләр категориясенә әйләнә-тирә мохиткә, гражданнарның гомеренә яки сәламәтлегенә, табигый экосистемаларны, биологик төрлелекне саклауга куркыныч яный һәм икътисадның аерым тармакларына зыян китерә торган төрле төрдәге, сорттагы яки биологик типтагы үсемлекләр кертелә.

Закон җир кишәрлекләре хуҗаларын ят үсемлекләрнең куркыныч төрләрен табу һәм бетерү өчен чаралар планлаштырырга һәм күрергә мәҗбүр итә. Ул 2026 елның 1 мартыннан үз көченә керәчәк.

Бу вакытка кадәр дәүләт органнарына законга нигезләнгән актларны расларга, ә җирдән файдаланучылар эш планына чыгымнарны кертергә кирәк була. 2026 елның вегетация сезоны башлануга процесста катнашучыларның барысы өчен дә норматив актлар белән билгеләнгән кагыйдәләр һәм аларны үтәү өчен кирәкле регламентлар һәм инструментлар булырга тиеш, дип билгеләп үтте Дәүләт Думасының милек, җир һәм милек мөнәсәбәтләре мәсьәләләре комитеты рәисе Сергей Гаврилов.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре