Россия Президенты Владимир Путин Казахстандагы чуалышлар вакытында “мәйдан технологияләре” кулланылганлыгын белдергән.
Президент билгеләп үткәнчә, Казахстанга һөҗүм дәүләтчелеккә янаган агрессия иде – шуңа аны кичекмәстән туктатырга кирәк булды.
“Газ бәясен киметү өчен урамга чыгучылар һәм кулына корал тотучылар – шул бер үк кешеләр түгел. Кораллы кешеләр – чит илләрдә әзерлек узган кешеләр. Казахстанга һөҗүм итү агрессия акты булды. Казахстан Президенты белдерүенең шундук хуплануы шуңа бәйле», – дигән Путин Күмәк иминлек турында килешү оешмасының (ОДКБ) чираттан тыш утырышында
Россия Президенты басым ясап әйткәнчә, ОДКБ көчләре Казахстанда күпме вакыт дәвамында кирәк – шуның кадәр булачак. Шуннан соң тынычлык урнаштыручы контингент республикадан чыгарылачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез