Путин Ким Чен Ынга “Aurus”, чәй сервизы һәм хәнҗәр бүләк иткән

Россия Президенты Владимир Путин һәм Корея халык демократик республикасының дәүләт эшләре Рәисе Ким Чен Ын бүләкләр алышкан. Бу хакта журналистларга Россия дәүләт башлыгы ярдәмчесе Юрий Ушаков сөйләп үткән, дип яза “ТАСС”.

“Без “Aurus” машинасы бүләк иттек. Әйе, икенчесен”, – дип сөйләп үткән дипломат. Аның әйтүенчә, Төньяк Корея башлыгына шулай ук адмирал хәнҗәре, бик матур чәй сервизы да тапшырганнар.

Ушаков Россия Президентына нәрсәләрнең бүләк ителүен тәгаенләп әйтмәгән, “бик әйбәт бүләкләр” дип кенә куйган. Шул ук вакытта ул аларның Владимир Путин сурәтенә бәйле булуын билгеләп үткән. “Анда берничә сурәт, сыннарны кертеп, барысы да сәнгать дәрәҗәсендә эшләнгән”, – дигән ул.
Исегезгә төшерәбез: Россия Президенты быел февраль аенда Төньяк Корея лидерына “Aurus” бүләк иткән иде инде. Ким Чен Ын машинаны югары бәяләгән.
“Aurus” – илебездә люкс-класслы автомобильләрнең тәүге бренды. Проектның код атамасы – “Кортеж”. “Соллерс” төркеме һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең “Tawazun” фонды ярдәмендә, бездә гамәлгә ашырыла. 2021 елның маенда Татарстанда “Алабуга” махсус икътисадый зонасында “Aurus Senat” автомобильләре серияләп җитештерелә башлады.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре