Көнбатыш көчле Россиягә караганда көчле Кытайдан күбрәк курка, дип АКШ журналисты Такер Карлсонның соравын төзәткән Россия Президенты Владимир Путин.
СССР таркалганнан соң, АКШ белән Россия арасындагы мөнәсәбәтләр турында сөйләшкәндә, журналист: «Көнбатыш көчле Кытайдан курыкмый, бәлки, көчле Россиядән куркадыр?» – дип сорады.
Владимир Путин әйтүенчә, Көнбатыш көчле Россиягә караганда көчле Кытайдан күбрәк курка.
– Россиядә – 150 миллион, ә Кытайда – 1,5 миллиард кеше яши. Кытай икътисады зур адымнар белән үсә – елына биш проценттан да артык, әле күбрәк тә иде. Кытайга бу да җитә, – дигән дәүләт башлыгы.
Фикерен дәвам иттереп: «Кытай АКШны да узып китте һәм күптән инде», – дип тә өстәгән Владимир Путин. Ике сәгатьлек әңгәмә Кремль сайтында бар.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез