Путин Лавровны Изге апостол Андрей Первозванный ордены белән бүләкләгән

Тышкы эшләр министры Сергей Лавров Изге апостол Андрей Первозванный орденына лаек булган. Бу җәһәттән Россия Президенты Владимир Путин имзалаган указ хокукый актлар порталына урнаштырылган.

Указда билгеләп үтелгәнчә, югары дәрәҗәдәге бүләк Лавровка илебез алдындагы казанышлары, Россиянең тышкы сәясәтен эшләү һәм гамәлгә ашыруга зур өлеш кертүе, дәүләт хезмәтендәге күпьеллык нәтиҗәле эшчәнлеге өчен бирелә.

Сергей Лавровка бүген – 21 мартта 75 яшь тулган. Изге апостол Андрей Первозванный ордены Россиянең югары дәрәҗәдәге дәүләт бүләкләреннән берсе булып тора. Аның белән күренекле дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре генә түгел, бәлки хәрби җитәкчеләр, фәнни хезмәткәрләр, мәдәният, сәнгать һәм икътисад хезмәткәрләре дә бүләкләнә. Орден Россиянең бөеклеге һәм данын үстерүгә ярдәм иткән казанышлар өчен бирелә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре