Россия Президенты Владимир Путин Махачкаланың ягулык салу станциясендә шартлауда һәлак булганнарның гаилә әгъзаларының кайгысын уртаклашты, ә зыян күрүчеләргә тизрәк сәламәтләнүләрен теләде. Бу хакта Кремльнең Матбугат хезмәте хәбәр итте.
"Путин Дагестандагы фаҗига вакытында һәлак булганнарның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклаша һәм зыян күрүчеләрнең тизрәк савыгуын тели", — дип билгеләп үткәннәр Президентның матбугат хезмәтендә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез