Россия Президенты Владимир Путин үзенең указы белән РФ транспорт министры Роман Старовойтны вазифасыннан азат итте. Бу хакта Кремль матбугат хезмәте хәбәр итә.
Старовойт Транспорт министрлыгын 2024 елның маеннан җитәкләде. Элегрәк, 2018 елның октябреннән 2024 елның маена кадәр, ул Курск өлкәсе губернаторы иде (2019 елның сентябренә кадәр-врио буларак).
Моңа кадәр 2012 елның ноябреннән Роман Старовойт Федераль юл агентлыгы (Росавтодор) белән җитәкчелек итте.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез