Россия Президенты Владимир Путин Татарстан Республикасы вице-премьеры һәм төбәкнең РФ Президенты каршындагы тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшинны Александр Невский ордены белән бүләкләү турындагы указны имзалады. Документ хокукый мәгълүмат рәсми порталында чыккан.
Указ нигезендә әлеге югары дәүләт бүләген Равил Әхмәтшин күпьеллык намуслы хезмәте һәм хезмәттә ирешкән уңышлары өчен алган.
Гаилә институтын ныгытуда һәм балалар тәрбияләүдә зур өлеш кертүләре өчен Татьяна һәм Газиз Моисеевлар «Ата-ана даны» орден медаленә лаек булган.
«Россия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» дигән мактаулы исем «Август-Кама Тамагы» авыл хуҗалыгы җитештерүендә тракторчы-машинист булып эшләүче Александр Гундоровка бирелгән.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Гаилә” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез