Путин хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларның балаларына бәйле тагын бер указга кул куйган

Россия Президенты Владимир Путин Россия территориясендә хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларның балалары өчен вузларда бушлай укытуга квоталар бирү турында законга кул куйган. Документ хокукый мәгълүматлар рәсми порталына урнаштырылган.

Документта Россия территориясендә хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларның балаларына бакалавриат һәм специалитет программалары буенча бюджет хисабына вузда уку хокукы бирүне күздә тота. Бу шулай ук федераль дәүләт вузларының әзерлек бүлекләренә бюджет акчасы хисабына кабул итүгә дә кагыла. Документ “Справедливая Россия – За правду” партиясе рәисе Сергей Миронов җитәкчелегендә бер төркем депутатлар тарафыннан тәкъдим ителгән.

Моңа кадәр башка дәүләтләрдә хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан хәрбиләрнең, эчке эшләр органнары, җинаять-башкару системасы хезмәткәрләренең балалары гына мондый хокукка ия булган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

фейк Украина Донбасс Луганск Донецк ЛНР ДНР махсус хәрби операция Россия Герое Лисичанск мобилизация Мобилизацияләнгән СВО "специальная военная операция контракт буенча хезмәт эвакуированные эвакуируемые донецкая луганская переселенцы "служба по контракту" мобилизованные "герой россии" "батальон" "батальоннар" "МХО" "контрактники" "контракт төзүчеләргә" "контрактчыларның"

Көн хәбәре