Сорауларны җыю «Владимир Путин белән ел йомгаклары» программасы кысаларында – туры линиянең берләштерелгән форматы һәм зур матбугат конференциясе уза. Мөрәҗәгатьләрне кабул итү бүген Мәскәү вакыты белән 00:00 сәгатьтә башланды һәм 10 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Дәүләт башлыгына сорауны МАКС аша җибәрү өчен «Владимир Путин белән ел йомгаклары» чат-ботын ачарга, «башларга» төймәсенә басарга, кире элемтә өчен телефон номеры белән уртаклашырга, ФИО, торак пункт, яшь һәм электрон почта адресын күрсәтергә, ә аннары видеомөрәҗәгатьне йөкләргә яки текстлы сорау җибәрергә кирәк. Сорау программа редакциясенә киләчәк, ул автор белән күрсәтелгән номер яки почта аша элемтәгә керә алачак.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез