Цыденов әйтүенчә, заманча реабилитация чаралары һәм транспортны идарә итүне автоматлаштыру яралы ветераннарга, бернинди куркыныч тудырмыйча, автобус белән идарә итү мөмкинлеге бирә. Ләкин хәзер алар бары тик “В” категориясенә керүче транспорт – ягъни җиңел машиналар белән генә идарә итә ала, ә “С” һәм “Д” категорияләре ветераннар өчен “буй җитмәслек” булып кала.
Бурятия башлыгы билгеләп үткәнчә, ветераннарга калган категорияләргә дә рөхсәт бирү берьюлы ике бурычны хәл итү: автобус йөртүчеләргә кытлыкны киметү һәм махсус хәрби операция ветераннарын тыныч тормышка җайлаштыру мөмкинлеге бирәчәк.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез