Газетага язылу

Путинның визиткасын аукционда 2 млн сумга сатканнар

Россия Президенты Владимир Путинның 1990 нчы еллардагы визит карточкасын электрон аукционда 2 млн сумга саттылар, дип хәбәр итте ТАССка Петербург аукцион йортының әйдәп баручы белгече Финист Цыганков.

Аның сүзләренә караганда, аукцион шактый озакка сузылган: «Бәлки, биш минут чамасы булгандыр, бу аукцион өчен шактый күп».

"Путин Владимир Владимирович. Халык депутатларының Ленинград шәһәр Советы рәисе халыкара элемтәләр буенча киңәшчесе", - дип язылган визиткада.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре