Татар дөньясы зур югалту кичерә. Кичә 86 яшендә Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Ринат Таҗетдинов вафат булды. “ВТ” мәшһүр артист белән бәйле хатирәләрне яңарта.
Мәрхүмнең сабакташы, Татарстанның халык язучысы Рабит Батулла, Казанга кайткач, щепкинчылар арасында беренчеләрдән булып төп рольне нәкъ менә Ринат Таҗетдинов уйнаганын искә алды. “Островскийның “Котырган акчалар” спектаклендә катнашты ул. Марсель Сәлимҗановның диплом спекталендә. Хәлил Әбҗәлилов, Шәхсәнәм Әсфәндияровалар кебек мәшһүр артистлар арасында яңа гына укып кайткан яшь егетнең уңыш казануы барыбызның да уңыш казануы сыман тоелды. Шуннан соң ул һәрвакыт баш рольләрне уйнады. Эпизодик рольләрдә бик хәтерләмим мин аны. Рольләрен санап бетереп булмый, әмма ул һәрвакыт уңыш казанды, театрның йөзек кашы булды”, – дип искә ала Рабит ага.
Ринат Таҗетдиновның һәр роле үзенә килешеп тора иде. “Яки ул рольләргә ятышып торды – таланты шундый иде аның. Ринат гаҗәеп бай иҗат тормышы узды. Үзенә бик таләпчән булды. Мишәр егете булгач, бераз акцент белән сөйләшә иде ул. Үзенә карата тәнкыйтьне кабул итә белеп, саф әдәби телдә сөйләшә торган актерга әйләнде”, – диде Рабит Батулла.
Ринат Таҗетдинов дөньялыкта эшен эшләп бетерүе, эз калдыруы, максатына ирешеп китүе белән бәхетле. Тик үлем үкенечсез булмый шул. “Инде 87не тутырып киләбез. Яше бар иде инде. Әллә ни үкенечле дә кебек түгел, ләкин нидер чеметә”, – диде Рабит Батулла да. “Рәйсә белән (мәрхүмнең тормыш иптәше – Авт.) бик тигез гомер кичерделәр, парлашып картайдылар. Аларның култыклашып бакчада йөрүләре генә дә ни тора!.. Ул яктан да бәхетле иде Ринат. Кызлар үстерделәр. Аның берсе әтисе эзеннән китте – хәзерге көндә Казан театр училищесын җитәкли. Нәрсә әйтәсең, тулы бәхетле гомер кичерде Таҗетдиновның гаиләсе. Бик яратышып яшәделәр...”
Мәрхүмне соңгы юлга озату мәрәсиме иртәгә, 18 октябрьдә, 10.00 сәгатьтә Камал театры фойесында үтәчәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез