Газетага язылу

Радмир Беляев: «Түбән Камада һаваның пычрануы ачыкланмаган»

Түбән Кама шәһәрендә һаваның пычрануы теркәлмәгән.

Шәһәр мэры Радмир Беляев социаль челтәрләрдә шул хакта хәбәр иткән.

Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, Роспотребнадзор һәм Түбән Кама “Нефтехим” белгечләре Вахитов урамында, шулай ук Төзүчеләр белән Вокзал урамнары чатында һаваны тикшергән. Түбән Каманың торак зонасында, Прости авылы һәм Төзүчеләр бистәсе тирәсендә өстәмә мониторинг уздырыла.

“Һавага чыгарылган пычрак матдәләрнең рөхсәт ителгән чик күләмнән артып китүе теркәлмәгән. Һавада төтен һәм башка чит матдәләр исе ачыкланмаган. Гамма-фон да – норма чикләрендә”, – дип язган Беляев. Аның әйтүенчә, һаваның сыйфаты тәүлек әйләнәсе контрольдә тотыла.

Моңа кадәр хәбәр ителгәнчә, бүген пилотсыз очкычлар һөҗүмендә Түбән Каманың берничә предприятиесенә зыян килгән. Шул ук вакытта берничә кеше җиңелчә җәрәхәтләнгән.

Радмир Беляев шәһәргә һөҗүмнең аянычлы нәтиҗәләрен юкка чыгаруны шәхсән үзе контрольдә тота.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Экологик иминлек» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре