Район хакимияте башлыгын кафе янында атып үтергәннәр

Алтай краеның Завьяловск районы хакимияте башлыгын кафедан чыкканда атып үтергәннәр. “Үтерү” статьясы буенча җинаять эше кузгатылган”¸ – дип яза “ТАСС”.

Агентлык хәбәренә караганда. Завьялово авылында яшәүче бер ир-ат җинаять кылуда шикләнеп токарланган.

Онищенко 1973 елның 8 августында туган. 2022 елның октябрендә Алтай краеның Завьяловск районы хакимияте башлыгы вазыйфасына сайланган. Моңа кадәр эчке эшләр органнарында эшләгән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре