Казанда яшәүче Дагыстан кызы Раисат Абакарова милли ризыкларны яратып пешерә. Белгечлеге буенча хисапчы булса да, һөнәре буенча бер көн дә эшләмәгән ул. «Күңелем кечкенәдән кухняга тартылды», – ди пешекче.
Раисат тумышы белән – Дагыстаннан. Аңа 26 яшь. Ирен эштән күчерүләре сәбәпле, гаиләсе белән 3 ел элек Казанда яши башлаганнар. Инде ике ел Раисат заказга төрле тәм-томнар пешерү белән шөгыльләнә.
– Бу кызыксынудан гына башланып киткән эш иде. Башта әллә ни заказлар да булмады. Монда безнең Дагыстан халкының милли ризыгы – чудуның нәрсә икәнен бик аз кеше белә. Кеше бит күбрәк белгән әйберенә, әйтик, пицца, суши, ролларга өстенлек бирә, – дип сөйли Раисат. – Пешергән ризыкларымны социаль челтәрләргә куеп баргач, бераз шуннан күреп сорыйлар иде. Хәзер заказларга сорау күбрәк «сарафан радиосы» аша килеп ирешә.
 Шәһәр читенә күченгәч, бу эш белән ярты ел шөгыльләнми торган Раисат. Күченү, ремонт эшләре, бала тәрбияләү мәшәкатьләре аркасында  бөтенләй вакыт булмады, ди ул. Тик шулай да бер көнне үзе пешергән ризыклар белән күршеләрен сыйлап караган. Алар бик ошатып, мактау сүзләре ишеткәч, яңадан сайлаган кәсебенә керешкән.
  Шәһәр читенә күченгәч, бу эш белән ярты ел шөгыльләнми торган Раисат. Күченү, ремонт эшләре, бала тәрбияләү мәшәкатьләре аркасында  бөтенләй вакыт булмады, ди ул. Тик шулай да бер көнне үзе пешергән ризыклар белән күршеләрен сыйлап караган. Алар бик ошатып, мактау сүзләре ишеткәч, яңадан сайлаган кәсебенә керешкән.
– Көненә – 5–6, кайчакта 10–12 заказ алам. Каенанам белән бергә эшлибез. Ул миңа бик нык ярдәм итә, – ди пешекче. – Юка камыр эченә төрле эчлек салынган чуду әзерлибез. Гадәти пирогны, кыстыбыйны хәтерләтә ул. Аның эчлеге күптөрле: ит белән бәрәңге, кабак, эремчек тә салалар. Шулай ук төрле эчлекләр белән пилмәнгә охшаган курзе, хинкалилар да ясыйбыз.
Милли ризыкларда гына тукталып калмаган Дагыстан кызы. Былтыр кондитерлык курсларын узган. Пироглар, чуду һәм курзедан тыш, тортлар, меренга рулеты, чизкейклар да пешерә башлаган. Алга таба планнары да зурдан аның: киләчәктә рестораннар белән хезмәттәшлек итәргә җыена. Берничә тәкъдим дә килгән инде.

– Пешерү эше бала чагымнан ук күңелемә якын. Әле хәтерлим: беренче тапкыр 6 яшемдә өй икмәге пешереп караган идем. Тәҗрибәм зур, – ди елмаеп, Раисат. – Күңел җылыңны биреп пешергән ризык тәмле була. Төп максатым акча эшләү түгел, минем өчен иң мөһиме – күңелемә ошаган эш белән шөгыльләнү, Аллаһы Тәгалә ризалыгына ирешү.
Раисат Абакаровадан чуду рецепты

Кирәк булачак: 400 грамм чүпрәле камыр, камырга кушу өчен 1 стакан җылымса су (200 мл).
Эчлек өчен: 400 грамм вак итеп туралган бәрәңге, 200–250 грамм ит, 1 суган, тәменчә тоз, тәмләткечләр.
Диаметрын 30 сантиметр итеп камырны уклау белән түгәрәкләп җәябез. Савытка бәрәңге, ит, суган, тоз, тәмләткечләр салып, барысын бергә яхшылап болгатабыз. Әзер җәемнең бер як яртысына юка гына итеп эчлекне җәеп, икенче яртысы белән каплыйбыз. 40 минутка 220 градуслы кызган духовкага пешерергә куябыз.
Ләйсән Сафина
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез