- Урындык сатып ал һәм аны мәчеткә илтеп тапшыр. Урындыкка утырып дога кылган кеше өчен әҗере сиңа да булыр.
- Тәрәзә каршына савыт белән су куй. Кошлар очып килеп, шул суны эчкән саен, сиңа савап язылыр.
- Өстәлгә бер савыт куй. Гөнаһ кылган саен (әйтик, гайбәт саттың, сүгендең, кеше рәнҗеттең), шул савытка билгеле бер күләмдә акча сал. Соңрак шул акчаны җыеп, сәдака итеп тапшыр.
- Ишек өстенә йорттан чыкканда, йортка кергәндә укыла торган дога язып эл. Доганы күргән, укыган кеше өчен сиңа да әҗере булыр.
- Коръән сатып ал, аны мәчеткә куй. Китапны ачып, бер хәрефен генә укыган кеше өчен дә савап язылыр.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез