Россия мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе Равил Гайнетдин фикеренчә, Татарстандагы кебек диннәр арасындагы тынычлык һәм татулык урнаштыру үрнәген бөтен дөньяга таратырга кирәк. Бу хакта ул Бәшир Рәмиев исемендәге lT-паркта узучы «Россия – Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме утырышында әйтте.
«Казанга килгәч гел мәчетләр һәм чиркәүләрнең, синагога һәм гыйбадәтханәләрнең янәшә урнашуы күзгә ташлана. Бу диннәр арасындагы тынычлык мохитен тудыра. Без, «Россия – Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркемен булдыру фикерен тәкъдим итүчеләр, әлеге үрнәкне дөньяның бөтен илләрендә дә кабул итеп алуларын бик тә теләр идек», – диде Равил Гайнетдин.
Аның әйтүенчә, чынбарлыкта аерым илләр сәясәтчеләренең дөньяны яратудан бик ерак булуын, диннәр арасындагы тынычлык һәм татулыкны бозарга теләүдә ни дәрәҗәдә акылсызлыгын күрәбез. Аерым алганда, Россия мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе Фәләстыйн турында искә алды. «Израил хакимиятендә Фәләстыйн халкын юкка чыгаруга корылган акцияләрне хуплаучы сугыш партиясе утыра. Төрле дәүләтләр, шул исәптән, Россиядә һәм Ислам илләре тулы бер халыкның юкка чыгуын туктатырга тырыша. Бу елның 10 маенда БМО Генераль ассамблеясе Фәләстыйнның әлеге халыкара оешмадагы хокукларын киңәйтте», – диде Равил Гайнетдин.
Россия мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе сүзләренә караганда, Фәләстыйн, Гыйрак, Ливан, Сүрия кебек илләр һәрвакытта да диннәр арасындагы татулыгы белән танылды. «Әлеге тигезлекне Көнбатышның максатчан сәясәте җимерде», – диде ул.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез