Бүген Биектау районы Советы утырышында депутатлар Равил Хисамутдиновны икенче срокка район башлыгы итеп сайлады.
«Бу гади формальлек яки биографиядәге бер юл гына түгел – бу безнең районның һәрбер кешесе алдында зур җаваплылык», – дип ассызыклады Равил Хисамутдинов .
Аның сүзләренчә, шәһәр янындагы районның үз үзенчәлекләре бар.
«Монда өч ел бер ел кебек уза: төзелеш темплары, халык санының артуы, инфраструктурага таләпләр – барысы да аерым игътибар һәм стандарт булмаган чишелешләр таләп итә. Биектау районы – идарә итүнең уникаль мәктәбе, монда әзерләнүгә вакыт юк, монда нәтиҗә хәзер үк кирәк», – диде ул.
2021 елдан, Хисамутдинов эшли башлаганнан бирле, районда алга таба үсеш өчен ныклы нигез салынды: яңа мәктәпләр һәм балалар бакчалары төзелде, юллар ремонтланды, коммуналь, сәламәтлек саклау һәм мәдәният объектлары модернизацияләнде.
«Алда тагын да күбрәк бурычлар куябыз. Командабыз, республика җитәкчелеге һәм район халкы ярдәме белән, без иң кыю планнарны тормышка ашыра алырбыз дип ышанам. Игътибарыгыз өчен рәхмәт. Аны конкрет эшләр белән аклармын!» – диде ул.
Депутатлар тарафыннан соңгы сайлау расланды: Равил Хисамутдинов рәсми рәвештә Биектау районы башлыгы вазифасына икенче срокка кереште, диелә «Татар-информ» хәбәрендә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез