Рәхәт яши башлаганбыз: Татарстанда фәкыйрьләр саны кимегән

Татарстанда фәкыйрьләр саны кимегән. Без түгел, Росстатның былтыргы мәгълүматлары шул хакта сөйли. Фәкыйрьләр саны республикада яшәүчеләр санының 3,8 процентын тәшкил иткән. Әлеге күрсәткеч төбәк тарихында иң түбәне булып санала. Росстат мәгълүматларына ышансаң, республикада фәкыйрьлекнең иң югары дәрәҗәсе 2000 елда теркәлгән. Бу чорда халыкның 33,2 проценты очын очка ялгап яшәгән, ди. Рәхәт яши башлаганбызмы әллә?!

Баедыкмы, бөлдекме?

Росстат мәгълүматларына караганда, Татарстанда 2024 елда фәкыйрьлек чигендә 152,1 мең кеше яшәгән. Алар республика халкының 3,8 процентын тәшкил иткән. 1995 елдан бирле иң түбән күрсәтке бу, ди белгечләр. Росстат күзәтүе буенча, Татарстанда ярлылыкның иң югары дәрәҗәсе 2000 елда теркәлгән. Бу чорда халык санының 33,2 процентының матди хәле мактанырлык булмаган. Чагыштыру өчен: 1999 елда – 23,8%, 1998 елда – 19,7%. Шулай итеп, былтыр керемнәре ярлылык чигеннән түбән булган татарстанлылар саны бер елда 32,7 мең кешегә кимегән.

Иң элек шунысын да аңлатып үтик: ярлы дип кем санала соң? Бу – билгеләнгән яшәү минимумыннан түбән керемле кеше.

Ил күләмендә караганда, былтыр фәкыйрьлек дәрәҗәсе 7,2 процентны тәшкил иткән. Росстат мәгълүматлары буенча, илдә очын очка ялгап яшәүчеләр саны 10,5 млн булган. Бу 2023 ел белән чагыштырганда 1,7 млн кешегә кимрәк.

Сәбәпләре нидә?

Бу сорау белән бәйсез финанс белгече Гөлия Хөсәеновага мөрәҗәгать иттек. Белгеч әйтүенчә, фәкыйрьләр санының кимүенә берничә сәбәп бар.

– Кайбер төп сәбәпләргә күз салыйк. Беренчедән, төбәкнең икътисадый һәм гомуми үсеше. Әйтик, җитештерүчәнлек, инвестицияләр җәлеп итү арту, яңа эш урыннары барлыкка килү. Болар барысы да халыкның кереме артуга йогынты ясый. Дәүләт тарафыннан күрсәтелә торган ярдәм чаралары турында да әйтергә кирәк. Социаль программалар, минималь хезмәт хакын арттыру, пособиеләр һәм башка матди ярдәм чаралары ярлылык дәрәҗәсен киметүгә йогынты ясый. Инфраструктура проектлары булдыру, яңа предприятиеләр төзү һәм кече бизнесны үстерү акча эшләү мөмкинлекләрен арттыра, – дип аңлатты белгеч «ВТ»га. – Сәбәпләрнең тагын берсе – эшчеләрнең квалификациясе күтәрелү. Бу аларга яхшырак хезмәт хакына эшләргә мөмкинлек бирә. Демографик сәбәпләрне дә исәпкә алырга кирәк. Бәлки аз керемле халык санының кимүенә миграцион процесслар да тәэсир иткәндер.

Cтатистика мәгълүматлары шундый булса да, чынбарлыкта башкасын күзәтергә туры килә. Сер түгел, хезмәт хакыннан хезмәт хакына түзеп яшәүчеләр аз түгел. Гөлия Хөсәенова мондый күренешне болайрак аңлата:

 – Фәкыйрьлек дәрәҗәсенең кимүе керемнәре билгеле бер чиктән түбән булган кешеләр санының кимүен аңлата. Әмма бу барысының да финанс хәле яхшырган һәм кесәсе калынайганны аңлатмый әле. Күпләр минималь чикләрдән бераз югарырак акча эшләргә мөмкин, әмма шул ук вакытта аларның кереме аяк тибеп яшәргә мөмкинлек бирми, финанс «мендәр»е дә, тупланган маясы да юк, коммуналь хезмәтләргә, торакка, сәламәтлекне кайгыртуга күп акча тоталар. Болар барысы да нәрсә турында сөйли? Фәкыйрьлек дәрәҗәсен киметү генә түгел, ә халыкның финанс грамоталылыгын арттыру да кирәк, димәк.

Керемнәр чикле булганда да мая тупларга мөмкинме? Финанс белгече әйтүенчә, бу – мөмкин хәл.

– Иң элек, акчаның кая киткәнен, нәрсәгә тотылганын анализларга кирәк. Бу кирәкмәгән чыгымнардан котылырга мөмкинлек бирәчәк. Аз-азлап булса да, кулга кергән акчадан билгеле бер күләмен җыеп бара башларга кирәк. 5–10% кына булса да. Бу эштә иң мөһиме – даимилек, – дип киңәш итә Гөлия Хөсәенова. – Иң мөһим чыгымнарны билгеләгез һәм максатсыз сатып алулардан качарга тырышыгыз. Өстәмә керем чыганаклары табарга мөмкин. Аннан, өстәмә белем алу өчен акча жәлләмәскә кирәк. Бу – киләчәккә инвестиция. Күпме генә әйтелсә дә, артык түгел: финанс «мендәр»ен булдырырга кирәк. Көтелмәгән чыгымнар өчен запас тоту зыянга түгел. Бу киләсе көнгә ышаныч та өсти әле. Шуны истә тотарга кирәк: хәтта бик үк зур булмаган сумма да вакыт узу белән сезнең финанс хәлегезне сизелерлек яхшырта ала. Иң мөһиме – башларга!

Татарстанда яшәү минимумы (2025 елга)

* Эшкә яраклы халык өчен яшәү минимумы күләме – 16 430 сум, пенсионерлар өчен – 12 963 сум, балалар өчен – 14 621 сум.

Россия күләмендә яшәү минимумы (2025 елга)

* Эшкә яраклы халык өчен яшәү минимумы күләме – 19 329 сум, пенсионерлар өчен – 15 250 сум, балалар өчен – 17 201 сум.

Яшәү минимумы

(сумнарда)

Татарстанда Россиядә
Эшкә яраклы халык өчен
Пенсионерлар өчен
Балалар өчен

Сан

* «Руспродсоюз» ассоциациясе хәбәренә караганда, Россиядә бер кешегә минималь азык-төлек кәрзиненең бәясе 2025 ел башыннан 1,9 процентка – 7326,3 сумга кадәр арткан. Кәрзин эченә 33 төр азык-төлек, шул исәптән ит, балык, сөт продуктлары, йомырка, он, икмәк, ярмалар, шикәр, яшелчә һәм җиләк-җимеш тә кергән.

2020 ел – 6000 сум;

2021 ел – 6300 сум (+5%);

2022 ел – 6700 сум (+6,3%);

2023 ел – 7100 (+6%);

2024 ел – 7200 сум (+1,4%).

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект автор милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре