«Рәхәт монда!» Чит ил кунаклары Татарстан турында нәрсә уйлый?

Татарстан башкаласында БРИКС саммитының икенче көне бара. Төп чаралар “Казан Экспо” үзәгендә уза. “ВТ” хәбәрчесе Казанга килгән журналистлар, блогерлар, сәясәтчеләр белән аралашты, алардан Татарстан турындагы фикерләрен белеште.

Мексикадан килгән сәяси аналитик Альфредо Халиф-Раме:
– Казан – ул киләчәк шәһәре! Монда махсус “төен” – Азия белән Россия, Россия, Кытай, Һиндстан һәм Иран арасында яңа транспорт элемтәсе булдырылачак. Бу – яңа Сәмәрканд та шундый. Сез XVI гасырдагы Сәмәркандны хәтерләтәсез. Миңа Казанда шулкадәр ошый ки, мин һичшиксез киләсе җәйдә монда, ким дигәндә, 15 көнгә киләчәкмен!


Үзәк Азия илләрендә кеше хокукларын яклау буенча Конгресс координаторы, Кыргызстанда хокук яклау хәрәкәте рәисе Турсунбәк Акун:
– Казанга өч көн элек килдем. Гаҗәеп шәһәр! Кунакчыл, матур, милли! Сезгә тәүге мәртәбә килүем. Гәрчә Россиянең башка шәһәрләренә килгәнем булса да. Казан, чын мәгънәсендә, дөньякүләм чара үзәгенә әйләнде. БРИКС саммитының нәкъ менә Казанда узуы шулай ук әһәмияткә ия. БРИКС – ул БМОга альтернатива дияр идем мин. Ул бөтен җир шарын берләштерүче оешма. Дөньяда яшәүче халыкның яртысы диярлек БРИКСка керә. Ул икътисади яктан да зур әһәмияткә ия берләшмә. Бу көннәрдә бөтен җир шарының киләчәген билгели торган карарлар кабул ителәчәк.

Франциядән килгән журналист Александр Дюмонте:
– Казан бик заманча, матур шәһәр. Сүз уңаеннан, русча белгәч, миңа монда аеруча рәхәт (көлә). Рус телен тулысынча өйрәнеп беткәч, татарчага күчмичә булмас. БРИКС – шактый кызыклы берләшмә. Аның составына кергән илләрнең төрлелеге игътибарны җәлеп итә. Алар мультиполяр дөнья төзи. Миңа калса, БРИКС саммиты – дөнья һәм тарих өчен әһәмиятле оешма.

Тумышы белән Һиндстаннан булган Россия блогеры Сид:
– Мондый зур чараны күптән көттек. Мин бик канәгать. БРИКС – ул альтернатив дөнья. Һәм ул дөньяда үзара хөрмәт принцибы алга сөрелә. Сүз уңаеннан, мин Казанда тәүге тапкыр. Гәрчә минем тормыш иптәшем яртылаш татар кызы булса да. Монда миннән “Өчпочмак ашап карадыңмы?” дип сорыйлар. Ә мин аны инде ничә еллар яратып ашыйм! Татар милли ризыкларын бик яратам. Хатынымның әнисе пешергәннәрен аеруча. Мин инде “Туган як”, “Малай на белом барсе” җырларын яттан беләм. Дөресен генә әйткәндә, Казаннан китәсе дә килми. Хатыныма да әйттем. Бигрәк кунакчыл икәнсез. Рәхәт монда!

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре