Газетага язылу

Рәхим ит, утлы кызыл Ат елы!

Көнчыгыш календаре буенча, 2026 ел Ат елы булып тора. Ыргылышлы, «кайнар» үзгәрешләр чоры. Кыю, җәһәт эш итүчеләр һәм озак вакытка дөрес итеп планнар кора белүчеләр елы. Утлы кызыл Ат елы яңа белемнәр эстәүгә, тормышның барлык өлкәләрендә яңарышка, сәяхәтләргә юл ача.

Рәхим ит, утлы кызыл Ат елы!

Кайчан килә?

Ат елының Курантлар суккан мәлдә – 31 декабрьдән 1 гыйнварга каршы төндә түгел, бәлки соңрак, 17 февральдән башланып, 2027 елның 5 февралендә тәмамлануын әйтсәк, Америка ачмабыздыр. Әмма кызыл бахбайга ишекне ике тапкыр ачуның тамчы да зыяны юк.

 

Нәрсә көтәргә?

Үзгәрешләрдән курыкмыйча, үз бәхетен үзләре коючылар өчен уңайлы ел. Текә борылышлар да булачак. Үз дигәнендә нык торып, юлын үзгәртмичә алга таба баручылар баш әйләндергеч уңышларга ирешәчәк. Журналист, төзүче һәм эшмәкәрләр өчен аеруча әйбәт ел. Язгы чор күпләргә үзләренең тормышыңда яңа «бүлек» башлап җибәрүгә мөмкинлекләр ачачак.

 

Нәрсә эшләргә ярамый?

Ат мәкерлелекне, астыртынлык һәм гайбәтне сөйми. Намуслы булсагыз, куеныгызда кемнәргәдер таш кыстырып йөрмәсәгез, биргән вәгъдәләрегезне үтәсәгез, һичшиксез, уңышларга ирешәчәксез. Сүлпәнлеккә, битарафлылык, бер урында таптануга юл куймау зыян итмәс. Кемнәрдәндер ярдәм көтеп тормастан, төрле «баш авырту»лардан мөстәкыйль котыла алсагыз, бәхете дә, башкасы да мулдан булыр.

 

Ел төсе

Утлы кызыл Ат икән, димәк, кызыл һәм аның төсмерләренә өстенлек бирергә кирәк. Хис-тойгылар, көч-куәт, дәрт-дәрман төсе ул.

 

Кием-салым

Яңа елны каршылау өчен, ел төсенә туры китереп, киемнәрнең дә кызыл, әфлисун төсендәге, саргылт төстәгеләрен сайласагыз, әйбәт булыр. Гүзәл затларга күлмәгенең озын яки кыска булуы түгел, ә бу киемдә үзен иң чибәре итеп тою мөһим. Әллә каян «кычкырып» торган бижутерияне читкә куеп торасы. Ә менә ниндидер алтын әйбер тагу әйбәт булыр. Иң элек дага рәвешендәге кулон Ат күңеленә хуш килер. Ир-атларга исә ел төсенә туры килә торган галстук сайларга мөмкин. Ә инде киемгә галстук килешми икән, муенга куе кызыл яки коңгырт төстәге шарф салып куясы да – шуның белән шул.

 

Ашау-эчү

Бәйрәм табыны да ел символы күңеленә хуш килерлек булсын. Ат кишер һәм алма яратканлыктан, табынга шулардан ясалган салатлар, яшел тәмләткечләр яки дарчин (корица) белән пешерелгән алма куярга мөмкин. Ит ризыкларына килгәндә, каз, үрдәк, күркә әйбәт. Тәм-томнан кишер торты яки кызыл торт пешерү шәп булыр. Ә менә ат итеннән эшләнгән ризыкларны, диңгез продуктларын (Утлы Ат су стихиясен өнәми), тавыкны (Ат аны ахмагракка саный) табынга куймау киңәш ителә. Эскәтергә килгәндә, табигый материалдан – киҗе-мамык яки киндердән эшләнгәнен җәю әйбәт: Ат һәр нәрсәдә табигыйлеккә мөкиббән. Табынны бизәү өчен кызыл җиләкләр, ылыс ботакларыннан файдаланырга, шәмнәр кабызып куярга мөмкин.

 

Яңа елны каршылау

Ат – йортка, хуҗаларына үтә тугры хайван. Шуңа күрә Яңа елны ресторан-фәләндә түгел, бәлки якыннарың белән өеңдә каршылау дөресрәк булыр. Бер өйгә никадәр күбрәк җыелышсак, шуның кадәр әйбәтрәк. Ә менә бәйрәм төнен ялгызлыкта каршылау киләсе елда табышка да, гаилә иминлегенә дә зарар китерергә мөмкин.

 

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет", минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис

Көн хәбәре