Рәзиф Кәримов Зәй районы башлыгы итеп сайланды

Бүген хакимиятнең зур залында бишенче чакырылыш Зәй муниципаль районы Советының беренче утырышы узды. Аның составына, район уставы нигезендә, шәһәр һәм авыл җирлекләре башлыклары, шулай ук һәр җирлектән депутатлар – вәкилләр керде.

Көн тәртибендәге төп мәсьәлә муниципаль район башлыгын сайлау булды. Депутатлар шулай ук җитәкче урынбасарын һәм контроль-хисап палатасы рәисен билгеләде.

Тавыш бирү йомгаклары буенча Зәй районы башлыгы итеп Рәзиф Кәримов сайланды. Аның урынбасары итеп Петр Уразайкин, Контроль-хисап палатасы рәисе итеп Саимә Минебаева билгеләнде.

Утырышта җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары Ринат Фазылов һәм Николай Атласов, Татарстан Рәисе Территорияләр белән эшләү идарәсенең баш киңәшчесе Фәнис Нуриев, Татарстан Хөкүмәте кураторы, Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин һәм башка чакырылган кунаклар катнашты.

«Чын күңелдән барыгызга да ышаныч өчен рәхмәт белдерәм. Сезнең ярдәмгә өметләнәм: бары тик бергә, бер зур команда белән генә без куелган максатларга ирешә алачакбыз», – диде Рәзиф Кәримов, коллегаларга һәм кунакларга мөрәҗәгать итеп.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре