Белем бирү стандартларыннан “Туган тел” төшенчәсен төшереп калдыру РФ Конституциясенә каршы килә. Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Халыклары ассамблеясе Советы Башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Вәлиуллин бу хакта парламент утырышында әйтте.
“Федераль дәүләт белем бирү стандартларына һәм Россия Федерациясе халыклары телләре турында Федераль законга үзгәрешләр кертү проектында “туган тел” төшенчәсен “РФ халыклары теле” төшенчәсенә алмаштырырга тәкъдим ителә. Бу терминология илнең мәгариф өлкәсендәге база канунына туры килми. Бүген Россиядә 155 тән артык тел кулланыла. Әгәр дә без кешеләргә үз халкының телен туган тел дип санауны тыйсак, без РФ Конституциясенең барлык халыкларга туган телләрен саклап калу хокукын гарантияли торган 68 нче статьясын бозачакбыз”, – диде ул.
Вәлиуллин ассызыклаганча, әлеге карарлар ил субъектлары белән килештермичә кабул ителгән, гәрчә бу мәсьәлә гомуми күзаллау предметына керсә дә. Шул ук вакытта төбәкләрдән бу хакта фикерләрен ике көн эчендә тапшырырга таләп итәләр. “Ник ашыгалар? Аңлашылмый”, – дип гаҗәпләнүен яшермәде депутат. Аерым алганда, яңа документта рәсми эш башкару һәм ММЧ эше белән бәйле мәсьәләләр билгеләнмәгән.
“Законнар РФ Конституциясе принципларына туры килергә, телләрнең тигез хокуклылыгының реаль юнәлешен тәэмин итәргә һәм киң җәмәгатьчелек фикер алышуын узарга тиеш”, – диде Ренат Вәлиуллин.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез